Авыл хуҗалыгы
16 Августа 2023, 05:45

Байшадыда урак кызу темпларда бара

Урак җиткәч, көннәр дә бозылды. Бер көн кояш елмаеп алса, ике көн яңгыр явып, игенче эшләрен тоткарлый. Әмма бу көннәрдә игенчеләр иртәдән алып караңгыга кадәр бөртеклеләр уңышын мөмкин кадәр тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала. Байшады авылы басуларында да эш гөрли.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

 Геннадий Гыйльмаутдиновның хуҗалыгында уңышны урып-җыюның  иң кызу чоры. 
Без кырга килгәндә биредә комбайнчы Ринат Гыйльмаутдинов эшли иде. Хуҗалыкта менә инде ничә еллар алыштыргысыз комбайнчы Ринат ага быел да тимер атын иярләп, басу киңлекләрен иңли. Ул басу уртасыннан янәшәдәге урман читенә таба хәрәкәт итә. Тәҗрибәле, үз эшен яхшы белгән механизатор кыр корабын ышанычлы һәм салмак алып бара. Аның артыннан күләмле теземнәр генә ятып кала. Арыш кыры картинасы күз алдында үзгәрә. Ул комбайнның һәр әйләнешеннән соң ялтырап кала.
Уңышны ындыр табагына ташучы транспортчыларның комбайннар янына даими килеп торуы күзәтелә. Ашлык төяргә чиратта торган тракторда идарә итүче Сергей Никулин белән дә шунда аралаштык, аның белән бергә комбайнчыны да фотога төшердек.
– Комбайннарның бункерлары тиз тула, шулай да өлгерәбез, ашлыкны тиз арада ындыр табагына илтеп җиткерәбез,  – ди Сергей.
– Механизаторлар үз бурычларын яхшы беләләр, – ди  хуҗалык башлыгы Геннадий Гыйльмаутдинов.  – Көч куеп, тир түгеп үстергәнне югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен тырышлыгыбызны куябыз. Хуҗалыкта урып-җыю звеносы бердәм һәм көйле эшли. Алар һәр сәгатьнең кадерен белеп, тырышып хезмәт куялар. Ә бит алда – зур эш күләме, ә вакыт ашыктыра.
Алтыннарга тиң игеннәрнең бер башагын, хәтта бер бөртеген дә исраф итмәскә омтылылар биредә.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас