Авыл хуҗалыгы
11 Августа 2023, 04:28

«Лотереяга чыккан килен»

Авылларга чыгып йөргәндә гаҗәеп язмышлы кешеләрне, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур тырышлык салып, Бөек Ватан сугышы елларыннан соң сынмыйча, сыгылмыйча көне-төне эшләгән, балалар тәрбияләгән хатын-кызларыбыз хезмәтенә сокланып кайтабыз.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Шундыйларның берсе – гомере буе авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән Флүрә Әгъзәм кызы Миранова.
Бәләкәй Бадрак авылында тәбәнәк түбәле, сәкеле һәм сәндерәле, мич аралыгында сарык һәм кәҗә бәтиләре уйнаклап йөргән йортта өч балалы гаиләдә туа Флүрә. Әтиләре чирләп үлеп киткәч, бар мәшәкать әниләренә кала. Балалары ач-ялангач йөрмәсен дип, әниләре  колхоз эшеннән бушамый. 
– И-и-и, ул вакытларны искә төшерсәң... Бу елларда халык, чыннан да, ачлыкта, юклыкта яшәде. Без кечкенәрәк идек бит инде, ә менә әниләр, әбиләр ничек түзгән икән дип бүген дә уйлыйм. Мин әнинең кайсы вакытта йокларга ятып, кайсы вакытта торып киткәнен белмим. Кышкы көннәрдә дә көз көне хәзерләгән орлыклы көлтәләрне суктыралар иде. Караңгыда гына өйгә кайтып керәләр, – дип кызгана ул әнисен. Ләкин кечкенә булсалар да, алар да, кулларыннан килгәнчә, олыларга булышырга тырышканнар. Өйдәге һәр эш бүленгән, кемгә табак-савыт юу, кемгә бакчада җимешләргә су сибү, кемгә кер юу йөкләнгән. Бер-берсе белән төрле уеннар белән мавыгып, үсеп җитүләрен сизми дә калалар алар. Флүрәгә мәктәпкә барыр чак җитә. Укырга бик теләге булса да, тик җиде сыйныф кына укый ала. Кирпеч заводына эшкә урнаша, аннан Ленинград шәһәрендә алты ай торфыда булып кайта. 
Әүдәрәшбаш авылының бик чибәр, төз гәүдәле егете Гайдәни Бадрак авылында яшәгән апасына кунакка баргач, кара толымлы, зифа буйлы кызыкайны күреп гашыйк була, күп тә уйлап тормый, кәләш итеп алып та китә. Башта сыер савучы итеп кабул итәләр киленне. Яшь савучының эшкә җаваплы карашын күреп, таналар төркемен тапшыралар. Аларны вакытында рацион нигезендә ашатып, эчертеп, җиленнәрен җылы су белән юып, массаж ясап тәрбияли, бозаулаткач, сыерларына тәмам ияләшә. Кул белән көнгә ике тапкыр савалар, азыгын сәнәк белән ташыйлар, асларын чистарталар. Күңелен биреп эшләгәч, Флүрә бик яхшы күрсәткечләргә ирешә. Һәр елны нәтиҗәсен яхшырта. Шулай ук авыл советы депутаты  булып та берничә тапкыр сайлана, район советы депутаты  да була.
Шулай итеп, 60 елдан артык Әүдәрәшбаш елгасы буенда урнашкан кечкенә авылда гомер итә Флүрә әби. Бианай белән 26 елдан артык тора ул. “Лотереяга чыккан килен! дип кенә йөрде кайнәм. Дус-тату яшәдек, бер авыр сүз ишетмәдем аңардан”, – дип искә алып күз яшьләрен сөртә Флүрә әби. Ире Гайдәни дә сөйгәнен ихтирам иткән. Ярдәмчел, эшчән булган ул. Гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгән. Колхоз бригадиры да булган, атлар да караган. 
Уртак йөрәк җимешләре булып бер-бер артлы балалары туа Мирановларның.  Алар әниләренә йөз кызыллыгы китермиләр. Барсы да яхшы укып, тормышта үз урыннарын табалар. Балаларының уңышларына әниләре бик тә сөенә. Әлфридә кызы Октябрьский шәһәрендә – икмәк заводында, Лерасы Благовещенда – җитәкче повар, Илфир улы  Уфада – слесарь-сантехник, Әлфиясе Краснокама районында мәктәптә ашханә мөдире булып эшлиләр. Тик ачы кайгы да читләп үтми бу гаиләне: бер уллары вафат була. Флүрә әбинең авыр язмышында шатлыклы һәм кайгылы вакыйгалар күп була: сугыш чоры балачагы, ачлык, җимереклек, иң якын кешеләрнең үлеме, ялгызлык. Әмма аның күңеле кешеләргә, балаларга карата мәхәббәт белән балкый.
Флүрә әбинең бөтен хезмәте авыл хуҗалыгына, гаиләсенә, балаларын  тәрбияләүгә багышлаган.  Һәрвакыт шат күңелле, дәртле, ачык йөзле Әүдәрәшбаш агәбисе  барлык якташлар өчен үрнәк булып тора.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас