Авыл хуҗалыгы
11 Августа 2023, 04:09

Кәрәзләрдә бал тулган: аертырга да вакыт!

Бал аерту чоры – җәйнең иң тәмле вакыты. Умартачылар тырышып-тырмашып ел буе тир түккән хезмәтенең җимешен җыя. Ни хикмәт – быел бал уңышы үткән ел белән чагыштырганда мактанырлык булмаса да, җитәрлек. Умартачылар моны җәйнең иртә килүе белән аңлата.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

Яңа аерткан хуш исле бал белән мәтрүшкәле чәй эчүгә ни җитә соң?! Бигрәк тә мунчадан соң... Тәмле генә түгел, файдалы да бит әле ул. Файдасы турында озын язарга булыр иде дә, тик бүген сүзебез ул хакта түгел, ә гомере буе Даутлар авылында умартачы булып, шушындый тырыш җан ияләренә бөтен барлыгын багышлаган Шакировлар династиясе турында. Бертуган Илфар, Илвар, Илдар, Флорис һәм Фәнилә Шакировлар – барысы да умартачылык белән шөгыльләнә. Алар һәрберсе илледән артык бал корты умартасы  тота. 
Умартачылыкның серләрен белергә без Флорис Риф улы белән күрешеп сөйләшергә булдык.  “Мин  туганнан бирле  кортчы,” – ди  ул  үзен.  Башкача булуы   мөмкин   дә   түгел,   чөнки   кечкенәдән   әтисе   янында   мәш килеп,   умартачылык серләренә  төшенеп  үскән бит. – Мин  гомерем  буе   шушы  эш  белән  шөгыльләнәм. Бу  эш,  бик  мәшәкатьле булса да,  мавыктыргыч.  Кеше  шуның  белән  бер  мәртәбә  генә  шөгыльләнеп  караса  да,  бүтәнчә  тыела  алмый  инде.  Бал  кортларының  тормышы  турында  сәгатьләр  буе  сөй-ләсәң  дә,  сүзләр  бетмәс,    әллә  ниләр  турында  сөйләп  булыр иде.  Алар бит бик тә  уңганнар,  эшчәннәр  һәм төгәллекне  яраталар.  Бал  кортлары үзләренчә  ниндидер  программага,  тәртипкә  буйсынып  яши  төсле  тоела  миңа.  Алар  янында  йөрүнең  дә  сәламәтлеккә  файдасы  бар.  Мәсәлән,  прополистан  гына  да  күпме  дарулар  ясап  була!  Ә балның  шифасы  турында  кешелек дөньясы һаман өйрәнә әле, – дип үз  һөнәре белән таныштырды Флорис абый. 
Шакировларда умартачылык әтиләре Рифтән башлана. Ул башта 37 ел колхоз  умарталыгында эшли. Балачактан ук балаларын ат арбасына утыртып, бал кортлары янына алып бара. Бәләкәй Шакировлар да әтисе янында мәш килеп, балның тәмен, эшнең  ямен тоеп үсәләр. Риф бабай үз умарталыгын җиде баш корттан башлый. Монда да аңа уллары, кызлары ярдәмгә килә. 
Ания апа белән Флорис абыйның туйларына әтиләре өч баш бал корты бүләк итә. Шулай итеп, яшь Шакировлар гаиләсе умартачылык белән үзләре шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә бакчаларында 80нән артык умарта оясы бар. Җитмәсә, ике багана умартасы бар икән.  Әлбәттә, моның кадәр ояны үзең генә карап, башкарып чыга алмавың көн кебек ачык. Ул тормыш иптәше Анияне, балаларын да умартачылыкка өйрәткән. Кечкенә оныклары да бу хезмәткә җан атып торалар.  Бергәләшеп баш-аягы белән чумган алар бу хезмәткә. Ялкау кеше эше түгел инде бу. Хәтта кыш көне дә ял итеп кенә телевизор карап кына ятарлык түгел. Төзекләндерү кебек вак-төяге табылып тора. 
– Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың диләр бит, мин дә шулай умартачыга кияүгә чыккач, барсына да өйрәндем. Бал кортын нәрсә икәнен дә белми үскән кызга бу шөгыль бик сәер күренде. Башта куркыта иде, аннан әкренгә кортчылыкның серләренә төшенә башладым. Флорис эшкә киткәндә, кем җыя балны, гел кешегә әйтеп булмый бит, үземә кала иде күп эш. Биатай да менеп өйрәтә, бөтенесен күрсәтеп, аңлатып тора иде. Хәзер өйрәнелде, курку да юк. Чакса да, уйлап та бирмибез, чебен кебек куып кына җибәрәбез дә, янә эшкә тотынабыз, – ди Ания апа. 
Кортчылыкның серләре турында безгә ума-рталык хуҗасы Флорис абый үзе сөйләде. 
– Артык чыгым кирәкми, бик табышлы эш. Яз көне омшаниктан  кортларны чыгарабыз. Аннары аларны икенче умартага күчереп, үзләренең ояларын тазартабыз. Үрчесеннәр дип, умартаны бүлмәләргә бүлеп, җылытабыз. Бәләкәйрәк бүлмәдә үзләренә дә җылы була, тизрәк үрчиләр дә. Көннәр җылына башлагач, бүлемчәләрне алып, яңа ясалма рама белән яңартабыз, иске рамаларны ташлыйбыз. Аерылыш башланганчы, бер тапкыр талпаннардан, аннан чиргә агулап алабыз. Быел җәй иртә килүенә, аерылыш та иртә башланды. Былтыргы кебек аерылыш көчле булмаса да, балы бик әйбәт алай. Үткән ел өч тонна бал алган булсак, быел әзрәк, тонна ярым тирәсе генә. Алай булуына да шөкербез.
Умарта карау үзе бер осталыкны таләп итә. Безнең усал кортларны да, тынычракларын да күргән бар. Нинди җан иясенең үзенә җыйган азыгын кешегә ансат кына бирәсе килсен инде? Ул ничек тә оядагы запасын сакларга тырыша. Бал кортлары да шулайдыр.  Гадәттә, умарталарны  кичке якта, көндезге сәгать дүрт-бишләр тирәсендәрәк карый башлыйбыз. Бу вакытта эштән арып-талып кайткан кортлар беркадәр тынычлана башлый. Капкачны ашыкмыйча гына  күтәреп, кырые белән җиргә куябыз да мендәрне алабыз. Рамнар өстендәге чүпрәкнең сул ягыннан бер-ике  рам күренерлек кенә итеп ачабыз. Башта шулай да җитә. Табыш мул чакта кортларга төтен әллә ни күп бирмәсәң дә була. Алар артык ачуланып чакмыйлар. Тәүләп  бәләкәй рамлы магазиннарны карыйбыз, чөнки кортлар аларны  бал белән тизрәк тутыручан. Ә инде зур рамнарга чират соңрак тия. Зур рамнарны ни өчен соңрак карауның сере шунда, бәләкәй рамнардагы кәрәзләр бал белән тулып ябылганда, зурларында алай  тиз арада  бөтенләй  тулып бетмәгән була әле. Тагын да берничә көн үткәч кенә аларга күз салырга мөмкин.
Бал аертуга килгәндә, кич җиткәч, бал кортларының эштән кайтуы тукталганда, без тынычлап кына, артык ашыкмыйча,  кәрәзләрдәге өлгергән балны аерткычта суырта башлыйбыз. Ераклардан табыш эзләп йөрергә «иренгән» бал кортлары да, көндез тынгылык бирмәгән  чебеннәр дә бу вакыт  безне бимазалап очмыйлар, бал урлашырга да килеп йөрмиләр. Рәхәтләнеп эшлә дә эшлә генә. Төнге һавада эшләве үзе бер ләззәтлек бирә. Инде быелгы балны аертып, банкаларга, зур савытларга тутырып куйдык. Ревизия эшләп, көзгелеккә әзерләп куйдык инде. Ревизия дигәне рамкаларны бушатып, умарта төбендәге балны аертып алуны, бал кортының инәләрен карауны  аңлата. Хәзер дарулап, омшанникларга гына кертәсе кала. Үзебездә ике омшаник бар, берсе җир астында булса, икенчесе өстә. Икесенә бүлеп, 80 умартаны кышка ялга урнаштырабыз. Язга эшләр шулай ук башлана, – ди Флорис абый үзенең кортлары белән горурланып.
– Иң җаваплы чор булып аерылыш вакыты тора. Кортның һәрберсен читкә очып китмәсен дип  күзәтеп торырга кирәк. Очып китте исә, бал булмый дигән сүз. 
Алтын төсендәге банкалар келәткә кергәнче, райондагы көзге муллык, көзге байлык ярминкәләре узганчы, күпме тир, көч түгеләсе икәнен умартачылар үзләре генә белә һәм аңлый!  
Өстәп әйтәсе килә, Флорис  Шакиров Шабай балалар йортына да, Краснокама районының психоневрология диспансерына да бал белән ярдәм итә. Шулай ук Кәшкәләү авыл биләмәсеннән махсус хәрби  операциядә катнашкан яугирләрнең гаиләләренә дә өләшә. 
Әйе, кортчылык бик мәшәкатьле, шул ук вакытта файдалы да һөнәр. Флорис абый бик күп сөйләр иде дә соң, вакытыбыз бик кысынкы булды. Ә инде кышка запас туплап, таныш-белешләреннән, базардан бал алучыларга Шакировлардан берничә киңәш, бәлки ярап куяр:
* чын бал кашыктан тиз генә төшми. Бер аш кашыгы бал алып, аны тиз генә әйләндереп карагыз, бал акмаячак, ә кашыкка чорналачак.
* бал салынган савытка кашыкны батырып алыгыз да, чыгарганда, ничек агып торганын күзәтегез. Сыйфатлысы тасмалап агып, тау булып өеләчәк, ә өстендә куык барлыкка киләчәк.
*чын бал сыек һәм кристаллашкан була. Кристаллашу вакыты төсеннән һәм, саклану температурасыннан да тора.
*ипи кисәген 10 минутка балга салып карагыз. Чын балда икмәк ката, ә ялганында йомшарачак. Бу балга шикәр сиробы кушылган дигән сүз. Чын балда су тамчы да юк.
*кәгазь кисәгенә бал тамызып, яндырып карагыз. Чын бал янмый, эреми һәм коңгырт төскә керми. Бары бал тирәсендәге кәгазь генә яначак. Әгәр дә инде бал эри икән, кортларга шикәр сиробы ашатканнар, коңгырт төскә керсә, шикәр комы кушканнар.
Алдагы еллар да умартачылар өчен юмарт булып, баллар мул булсын иде. Менә шундый һәвәскәр умартачыларыбыз булганда табыннарыбыздагы бәллүр кәсәләрдә бал тулып торыр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас