Авыл хуҗалыгы
11 август 2023, 03:55

Игеннәр шавына комбайннар тавышы кушыла

Районыбыз игенчеләре уракның экватор сызыгына якынлаша. Яңгырда һәм җилдә егылган игеннәрне теземнәргә салып булса да, тир түгеп үстерелгән икмәкләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнап алу өчен көчләрен түгә алар. «Салават» хуҗалыгында да урак кызу темплар белән дәвам итә.

Лира ЮрасоваЛира Юрасова
Фото:Лира Юрасова

 Әлеге хуҗалыкта элек-электән игенчелек тармагына зур игътибар бирелә. Яңа сортлар белән эшләү нәтиҗәсендә алар игеннәрдән ел саен мул уңыш җыйнап алалар. Быелгы һава шартларының тәэсире аларның басуларында да сизелә. Шулай булуга карамастан, үзләренә җитәрлек күләмдә икмәк җыеп алырга өметләнәләр. 
Бөртеклеләр биредә 717 гектар мәйданда игелә. Шуның 290 гектар тирәсендә икмәк җыеп алынган инде.  Арышның чыгымы бер гектардан уртача 17 центнер, ә  арпаның элиталы «Прерия» сорты – 20 центнер күрсәтә. 
Хуҗалыкның алыштыргысыз комбайнчылары «Нива-Эффект» комбайннында – Ранис Мөхәмәтнуров, «Полесье-812»да  Зөлфәт Әхмәтгалиев быел да тимер атларын иярләп, басу киңлекләрен иңлиләр. Бөртеклеләрне ындыр табагына ГАЗда эшләүчеләр Дамир Гыйльманшин белән Марсель Шәрипов ташый. Алар артыннан Фәгыйль Нурисламов һәм Радик Солтанов саламны җыеп, рулонга салып,  эшне бетереп баралар.  
Тир түгеп, армый-талмый башкарган хезмәтләренең җимешләрен татыйлар «Салават» хуҗалыгында. Тулып торган иген кырларыннан кайткан икмәкләрне ындыр табагында колач җәеп каршы алалар. Мондагы алтын таулар күңелләргә канат куя. Амбар мөдире Илүсә Гыйльманшина җитәкчелегендә биредә һәркем үз хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкара. Быел урак барышында көннәр коры тора. Шунлыктан икмәкне киптерү ихтыяҗы да бик юк. Бөртеклеләр ындыр табагына кайта тора, урнаштырылып бетеп бара. Амбарда эш көйле оешкан.
«Салават» хуҗалыгында киләсе ел икмәге турында да кайгырта башлаганнар. Бүгенге көндә инде алар алдында тагын бер мөһим мәсьәлә – көзге чәчү һәм туңга сөрү эшләрен дә зур оешканлык белән алып бару өстәлә. Урып-җыелган җирләрне туңга сөреп, көзге чәчүгә әзерлек эшләре бара. Әлеге мөһим бурычны тракторчылар Радик Әхмәдишин һәм Данил Гыйльманшин өлгер темпта башкаралар. Алар көннәр аяз торганда басу мәшәкатьләрен озакка сузмый, җиренә җиткереп эшли.
– Быел беренче тапкыр элиталы «Зауральская волна» дигән яңа бодай сорты чәчкән идек, аны да киләсе көннәрдә урырга чыгабыз. Бу яңа сортка өметебез зур. Ашлык чыгымына килгәндә, быелгы корылык елда алган уңышларыбыз әйбәт дип уйлыйбыз, – ди хуҗалык директоры Ринат Раянов.
Урып-җыю мөмкинлеге булган табигый шартларның бер минуты да әрәм ителми биредә. Комбайннар чык төшкәнчегә кадәр басудан кайтып керми. Моңа кадәр яңгыр бик көтелгән булса да, уракта аның яумый торуы хәерле диләр игенчеләр.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас