



Авыл хуҗалыгында, аеруча зур әһәмияткә ия урып-җыю чорында, эшче кулларга ихтыяҗ зур, шуңа күрә дә һәркемнең хезмәте хөрмәтле. Бердәм һәм, шул ук вакытта, һәркем үз вазифасын җиренә җиткереп башкарганда эше дә җиңел бара, нәтиҗәсе дә куандыра.
Соңгы көннәрдә, кызу урак өсте яңалыклары белән танышып йөргән арада, Даутлар авылындагы Шакировлар хуҗалыгында нәкъ шулай оешкан хезмәткә юлыгырга насыйп булды. Биредә Ишмәмәт авылының яшь фермеры Марсель Нурисламов, яшь булуына карамастан, ут йотып эшләп йөри. Үзенең “Енисей” комбайнында хуҗалыгындагы бодай, солы басуларында урагын тәмамлагач, күрше авыл фермерына ярдәмгә килә. Шакиров хуҗалыгының бодай басуында эшнең иң кайнаган чорына туры килдек без. Биредә 2 комбайнчы тырыш хезмәт куя, һәрберсе дә үз һөнәрләрендә уңганнар икән. “Нива” комбайны без барганда басуга юлланып кына бара иде. Ансында Марсельның туганы Денис.
Икмәк язмышы хуҗалык җитәкчелекләрен генә түгел, гади механизатор, ашлык ташучыларны да борчуга сала. Алар өчен суктырып алынган икмәк – хезмәт хакы да. Игенчеләр яхшы һава торышы урнашканын көн дәвамында басудан чыкмый көтәргә мөмкин.
– Көн саен диярлек яуган яңгырлардан соң чыккан кояшка, коры көннәргә бездән дә ныграк сөенгән кеше юктыр. Көзгә кереп барабыз бит инде. Төннәр салкынча, дымлы, төнлә төшкән чыкның кипкәнен дә озак көтәргә туры килә. Бүген эш булыр микән дип, күктәге болытларның таралганын көтеп торабыз, – ди игенче Марсель Нурисламов. – Уңыш мул, бункер бик тиз тула. Көн аралаш яңгырлар явып торган урак та – бу елның үзенчәлеге. Берничә сәгать эшләүгә, яңгыр эшне туктата, аннары басуның җилләгәнен көтәргә туры килә. Иң авыры – көтү бит ул. Сентябрь аена чыгарга күп калмады, аңа кадәр эшләп кала алсак иде.
Эштән аерганны бик яратмыйлар комбайнчылар. Бер-берсе белән ярышып эшләүче комбайнчылар озаклап туктап тору яклы түгел. Без алар белән тиз генә сөйләшеп, фотога төшереп алдык. Туктап, безнең белән сөйләшеп торган арада “бу вакыт эчендә ничәмә центнер җыярга өлгергән булыр идем инде мин...” ди Марсель елмаеп.