Авыл хуҗалыгы
27 Июля 2023, 04:55

Сыер савучылар конкурсында

“Колос” хуҗалыгының сыерларны машина белән саву операторы Оксана Кулигина республика конкурсында катнашты.

Сыер савучылар  конкурсындаСыер савучылар  конкурсында
Сыер савучылар конкурсында

7 июльдә Башкортстанның 25 районыннан 29 сыер саву операторы бу катлаулы һөнәрнең иң яхшысын ачыклау өчен республика конкурсына җыелды. 45нче республика конкурсы Иглин районының «Агротех» авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында узды. Традицион рәвештә ярышлар барышында катнашучылар теоретик белемнәрен дә, практик күнекмәләрен дә күрсәттеләр. Конкурста катнашучыларга 4 конкурс этабы узарга туры килә. Иң беренче машина белән саву операторлары теоретик этапта көч сынашты. Аннары инде саву аппаратын тизлеккә сүтеп җыюда сынау үттеләр. Өченче этапта савучылар саву алдыннан һәм аннан соң үтәлергә тиешле санитар әзерлекләрен күрсәттеләр. Конкурсның иң соңгы этабында сыер саву булды. Бу конкурста “Колос” хуҗалыгының сыерларны машина белән саву операторы Оксана Кулигина да катнашты.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас