

Без дә ленинлылар янында булып, уңыш язмышын хәл итүче игенчеләр белән аралашып кайттык. Быелгы уракта хуҗалыкның өч комбайны катнаша.
Әнә басу уртасында бер комбайн ут сиренасын кабызды. Димәк, бункеры тулган. Аны бушатырга шунда ук йөк машинасы килеп басты. Комбайн туктаган арада анда эшләүче егетләр белән берничә сүз алышабыз.
Кыр корабы белән хуҗалыкның тәҗрибәле комбайнчысы Ирек Нәҗметдинов идарә итә икән.
Комбайннар кырда бункерлары тулып басып тормасыннар өчен бирегә җитәрлек күләмдә йөк машиналары беркетелгән.
Арырак тагын бер комбайн бункеры тулып туктады. Без аның янына ашыктык. Венер Корбанов идарә иткән кыр корабы икән. Венер әлеге “Вектор” комбайны белән берничә сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. “Игеннәр өлгереп җиткән, комбайн җиңел, әйбәт бара”, – ди ул. Бадрак авылы янындагы борчак басуында да эшләр ырамлы бара. Комбайнчы Инсаф Исхаков үз эшенең остасы. Аның ярдәмчесе Рөстәм Мөгаллимов яшь кенә булуына карамастан иңенә йөкләнгән эшендә үзен сынатмый. Ленин исемендәге хуҗалыкта 240 гектар мәйданда борчак җыеп алынса, 650 гектарда арыш басуларында да эшләр гөрләп тора.
Бер-бер артлы тезелешеп басуны иңләп килүче комбайннарны күзәтеп торуы да рәхәт. Зур хезмәт куеп үстерелгән уңышны югалтуларсыз, сыйфатлы итеп җыеп алырга булсын игенчеләргә!