

Бәйсәкә авылында туып-үсеп, язмышын авыл тормышы белән бәйләгән Рәмис элеккеге Киров исемендәге колхозда шофер булып эшкә урнашып, хезмәт юлын башлап җибәрә. Менә берничә дистә ел инде ул сайлаган һөнәренә тугры булып хезмәтен сала. Эш дәверендә нинди генә үзгәрешләр булса да, ул яраткан эшен дәвам итә. Менә җиде ел инде Рәмис абый “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында КамАЗ йөк машинасын йөртә. Без барганда ул Каразирек авылы ягындагы басуында рулонланган печәннәрне ташуда эшли иде. Аның тагын бер яхшы һөнәре бар икән әле: Рәмис абзый баянда уйнарга ярата. Авылда узган чараларны гармун моңы белән бизи. «Вакытында клуб мөдире дә булдым. Сәнгатьне бик яратам. Баян минем якын дустым. Көнозыны басуда эшләп арып кайтып, гармунымны бер тартып җибәрү җитә, бөтен арыганым бетә»,– дип көлеп сөйләде хуҗалык водителе. Хуҗалык җитәкчесе Раил Арсланов та водитель турында: «Җаваплы, тынгысыз, башлаган эшен ахырына кадәр сыйфатлы итеп башкаручы, вакытында эшкә килеп, көн-төн белән исәпләшмичә эшли торган кеше», – диде.