

Авыл хуҗалыгында, игенчелек белән беррәттән, терлекчелектә дә кылны кырыкка ярыр чак. Шулай булмый хәле дә юк, витаминлы сусыл терлек азыгына мул булган җәйге чорны нәтиҗәле файдаланып, әйбәт кенә күрсәткечләргә ирешеп калырга тырыша терлекчеләр. Дөрес, соңгы вакытта, көннәр бик коры тору нәтиҗәсендә, терлекләрне тиешле витаминлы азык белән тукландыру кыенлашты. Шунлыктан, хәзер инде күрсәткечләрне арттыру турында түгел, ә узган елгы дәрәҗәсеннән киметмәү турында уйлыйлар авыл хуҗалыгы эшчәннәре.
Бигәнәй авылындагы Лариса Вәлиева крестьян-фермер хуҗалыгының җәйләвендә хезмәт салучы уңган терлекчеләр көр күңел белән эшли. Машина белән саву операторлары Динара Әгаләмова һәм Альбина Таипова җәйге чорда мул сөт алу өчен тырышалар. Машина ярдәмендә сауганнан соң кул белән дә сыерларны савып чыгалар. Биредә аклы-каралы сөт токымлы сыерларның саны 70 баш. Тәүлегенә алардан 600 литр продукция савып алынып, Илеш сөт заводына җибәрелеп тора. Терлекче Вилнарис Әхияров та ел әйләнәсенә малларны асрауда күп көч сала. Терлекләрнең асларын алу, ашарга салу, башка вак-төяк эшләр дә аңа йөкләтелгән.
– Июнь аендагы корылык, бертуктаусыз эссе көннәр малларга да тискәре йогынты ясады. Үләннәрнең дә сусыллыгы кибүе әлеге көндә сөт кимүгә китерде. Шулай булса да, без сөт җитештерүне туктатмау өчен өстәмә тукландыру белән шөгыльләнәбез. Мул итеп продукция алу өчен үз эшеңне яратып башкарырга, малларны яхшы итеп карарга кирәк. Җәйләүгә чыгарып җибәреп кенә эш бетми. Вакытында суын эчертеп, вакытында ял иттереп тә торырга кирәк, – ди хуҗалык башлыгы Лариса.
Әйе, районда сөтчелек тармагында эшләүче фермерлар сөт җитештерү өчен бик күп тырышлык сала. Югары савымнарны бары тик җәен генә алып була дип санамый алар. Әмма моның өчен барлык терлекләрне елның дүрт фасылында да тулы кыйммәтле бер типтагы тукландыру рационы белән тәэмин итәр өчен азык запасы булдырырга кирәк. Шул максаттан безнең районда зур мәйданда күпьеллык үләннәр чәчелә, кукуруз һәм башка кирәкле культура мәйданнары арттырыла.
Лариса Вәлиеваның тормыш иптәше Динарик Шакиров та үз крестьян-фермер хуҗалыгында эшне уңайлы итеп алып бара. Ул басучылык тармагының эчендә кайный. “Вәлиева” крестьян-фермер хуҗалыгы малларына Динарик Шакиров азык җитештерә. Ирле-хатынлы фермерлар икесе дә бер булып ике хуҗалыкны янәш җитәкләп киләләр. Чөнки бер генә тармак белән әллә ни ерак китеп булмый. Чөнки терлекчелек белән басучылык бер-берсе белән бәйле. Биредә бүгенге көндә мал азыгы хәзерләү эшләре югары темпта бара. 500 тонна сенаж салынган, рулонга салынган печәннең чуты-чамасы юк.
– Ел коры килүенә карамастан, мал азыгы тупларга кирәк. Шуңа күрә бөтен басудагы, елга буендагы үләннәрне чабып җыеп алу эше белән мәшгульбез. Безнең хуҗалык тирәсендәге бер генә территория дә үлән астында утырмый. Бөтенесе дә мал азыгы хәзерләү өчен чабып алына. Июнь ае, әлбәттә, барлык аграрийларны борчуга салса да, җәйнең икенче ае үзенең яңгырлары белән азрак сөендереп куйды. Бәлки икенче катка чабуда мул печән ала алырбыз. Болай, гомумән әйткәндә, узган ел запаслар белән алдагы кышлату чорын чыгарлык мал азыгы тупланды. Механизаторлар Руслан Имамов һәм Фәнзил Ямалтдиновның да мал азыгы хәзерләүдә өлеше зур. Аларның техникасы һәрвакыт төзек. Беркайчан да авырсынып, мин әйткәнне көтеп тормый үзләре белеп эшли егетләр, – диде Динарик Шакиров хуҗалык эше белән таныштырганда. Без барганда да бу механизаторлар басудагы күпьеллык үләннәрне чабу белән мәш килә иделәр. Көн-төн белән исәпләшми эшли икән алар.
– Мал азыгы хәзерләү, урып-җыю кампанияләрендә безнең басудан кайткан да юк. Өйгә кунарга гына кайтып киләбез, чөнки бу чорның һәр секунды кадерле,– ди механизаторлар үзләренең эшләренең җаваплы икәнен аңлап.