

Басу өсте Сабантуй мәйданын хәтерләтте. Әмма бәйрәмнән аермалы буларак, һәммәсенең дә йөзләре җитди һәм кырыс иде. Бу аңлашыла да, чөнки һәрберебез өчен иң җаваплы, иң әһәмиятле урып-җыю кампаниясенә керештек. Киңәшмәгә авыл хуҗалыгы идарәлегенең белгечләре, районның барлык авыл хуҗалыгы директорлары һәм фермерлар килгән иде. Менә шулай басуларда җир сулышын тоеп, “без өлгердек” дип тулышкан башаклар чайкалган иген басуында үзеңне тагын да җаваплырак һәм урып-җыюда бурычлы дип сизәсеңдер ул.
Киңәшмәне авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов ачты. Ул үзенең чыгышында уракның никадәр җитди һәм җаваплы чара булуын, бу чорда һәр минутның алтын бәясенә торуын кат-кат ассызыклады. Ул барлык мөмкинлекләрне барлап, уракны уртак көч белән югалтуларсыз, сыйфатлы итеп башкарып чыгарга чакырды.
– Урак чоры бер кешене дә битараф калдырырга тиеш түгел, һәммәбез аңа үз өлешебезне кертик. Шулай ук киләсе ел уңышы өчен дә җирләрне тиешле дәрәҗәдә хәзерләү эшләрен башкарып, орлык мәсьәләләрен хәл итеп, көздән күбрәк мәйданда уҗым культураларын чәчеп калдыруны күз уңында тотып эшләргә. Шул ук вакытта районлаштырылган “Омская-36”, “Боевчанка” бодай сортларына да өстенлек бирергә кирәк, – диде ул. Аның фикерләренә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев та кушылды. Көзге культураларны дөрес тәрбияләү, туфрак эшкәртү, орлыкларны агулау мәсьәләләренә тукталды. “Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык” дигәннәр бабаларыбыз. Киңәшмәдә шулай ук амбарларда эшне оештыру, игеннәрне киптереп урнаштыру турында сүз барды. Көзге культуралардан мул уңыш алу өчен иң тәүдә вакытны кулдан ычкындырмаска һәм аңа кадәр нәрсә чәчелгәнен, җирнең сыйфатын билгеләргә кирәклеген белдерде баш агроном. Агымдагы елда барлык хуҗалыкларның да туфракларына биологик-химик анализ эшләнгән, тиздән һәрбер җитәкчегә картограмма таратылып биреләчәк. Шушы анализ ярдәмендә һәр басуга нинди ашлама кирәклеген билгеләп, мул уңыш алып булуы турында да күп кенә сүз булды.
Бераз киңәшләшеп алгач, семинарда катнашучылар хуҗалыкның басуларына юл алдылар. Һава шартлары яздан ук аграрийларны үзенең сынамышлары белән сынады. Тәүдә бигрәк салкын, кыраулары белән күп кенә зыян салса, аннары корылыгы белән күп кенә басуларны көйдерде. Ленин исемендәге хуҗалыкның арыш басуында да шундый күренеш була.
Хуҗалык җитәкчесе Илдар Исхаков сүзләре буенча: “Быелгы ел мине нык сынады. Татарстаннан кайтарткан суперэлита арпа басуы кап-кара калган иде. Инде булмас инде, басуы белән юкка чыкты дип йөргәндә көннәр җылыту белән арпа яңадан башын калкытты. Менә инде бүгенге көндә без шушы басуда басып торабыз”, – дип иксез-чиксез, куе булып үскән арпа басуын күрсәтте. Аннары инде вика басуында да тукталып фикер алышкач, семинарда катнашучылар хуҗалыкның арыш басуына юнәлделәр. Биредә дә иген басуы чарада катнашучыларны үзенең алтын, тук башаклары белән каршы алды. Комбайнчылар да, механизаторлар да техниканы туктатып, киңәшмәгә кушылды. Гомумән, Ленин исемендәге хуҗалыкның басулары мул уңышка ия, тик вакытында югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. Урып-җыю кампаниясендә үз көчләре җитмәгән хуҗалыкларга читтән комбайннарны алдан хәстәрләп, белешеп куярга кушылды. Россельхозүзәкнең Борай орлыкчылык инспекциясе филиалының әйдәүче агрономы Әлфия Хәбибуллина да апробация үткәрергә кирәклеге турында сөйләп китте. Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Илвер Нурмөхәмәтов хуҗалык директоры Илдар Исхаковка басучылык эшендәге уңышлары, тырышлыклары өчен зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук киңәшмәдә авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Илшат Ханнанов хуҗалык җитәкчеләре һәм эшчеләре белән техника хәвефсезлеге кагыйдәләре һәм башкалар турында эшлекле сөйләшү үткәрде.