

– Бозауларга яфраказыкны кышкы чорда ашатабыз. Ул малларга витамин буларак кулланыла. Сыйфатлы ризык терлекләрдән югары продукция алуга ярдәм итә. Шуңа күрә бу эш бик мөhим, – ди аның әhәмиятен ассызыклап “Колос” хуҗалыгы директоры Камил Галиев.
Әлеге төр азык озын кыш дәвамында бозаулар өчен витамин чыганагы буларак кулланыла. Төрле дару үләннәре, люцерна, яфраказык буларак бәйләнгән себерке әзерләүне максат итеп куючы хуҗалыклар өчен менә дигән запас булачак. Яфраказык каен, усак, юкә һәм башка яфраклы һәм ылыслы агачларның нечкә ботакларыннан әзерләнә.
– Яфраказыкның 100 килограммында 12-15 азык берәмлеге тәшкил итә, аны сарыкларга да, кәҗәләргә дә, йорт куяннарына да, мөгезле эре терлеккә дә ашатырга мөмкин, ләкин рационда печән дә, салам да булырга тиеш, – ди авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов.
Сүз уңаеннан, яфраказыкны әзерләү буенча өмәләр оештырып үткәрүгә район авыл хуҗалыгы идарәлеге, башка бюджет учреждениеләре дә актив катнаша. Район хакимияте, Борай авыл советы авыл биләмәсе, авыл хуҗалыгы идарәлеге, өченче санлы урта мәктәп һәм “Кояшкай” балалар бакчасы хезмәткәрләре яфраказык хәзерләү кампаниясенә беренчеләрдән булып чыктылар. Әлегә бу эш дәвам итә. Өстә телгә алынган учреждение хезмәткәрләре җиткерелгән заданиеләрен тулысынча үтәделәр, әмма шул ук вакытта мондый мөһим, җитди мәсьәләгә кайберләр игътибар биреп бетермәделәр.
Хәзерге чорда бер яфраказык белән генә тукталырга кирәкми. Безнең басу-кырларыбызда, урманнарыбызда файдалы дару үләннәре үсә бит. Бу табигатьнең яшел даруханәсендә салкын тиюдән, ютәлләүдән, йөрәк-нерв системасы чирләреннән, төрле имгәнү-яраланудан, шулай ук башка сырхаулардан дәвалаучы үләннәр дә табарга була. Аларның күбесе кан агуны туктатучы, аппетитны яхшыртучы, ашказаны, бавыр, бөер, йөрәк-кан тамырлары эшен яхшыртучы чаралар буларак кулланылалар. Бу биологик актив матдәләр үсемлекләрдә аның үсү чорында тупланалар һәм химик төзелешләре буенча бик катлаулы, андый даруларны җитештерү бик кыйммәткә төшә. Ә үсемлекләр аны «бушлай» ясый һәм организм бу даруларны җиңел үзләштерә. Шуңа күрә люцерна, кычыткан, ромашка, сукыр кычыткан, башка дару һәм витаминлы үләннәрдән себеркеләр ясап киптерү бик тә мәслихәт.