Авыл хуҗалыгы
13 июль 2023, 04:35

Мал азыгы кадерле

Район хуҗалыкларында мал-туарны җитәрлек күләмдә сыйфатлы азык белән кышлату өчен жәйнең мөмкинлекләреннән максималь файдаланып калырга тырышалар.

Мал азыгы кадерлеМал азыгы кадерле
Мал азыгы кадерле

Быел бигрәк тә яз коры килүе белән авыл хуҗалыгы эшчәннәрен зур борчуга салды. Кызганыч, быел мал азыгы хәстәрләү өчен һава торышы җайсыз килде, дым җитмәүлектән, үләннәр бик сыек. Әмма булганын, сабакка калганчы, тизрәк җыясы иде. Күпьеллык үләннәр бик сирәк чыкты, шуңа узган ел ике покостан бер рулон чыккан басулардан быел әллә ни печән чыкмый. Шулай булса да аграрийлар һәр бөртек печәнне исраф итми җыюны күз уңында тотып, мал азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә басуларны иңлиләр.
Вострецово авылындагы Тамара Зарипова крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә көннең эссе булуына карамастан, җиң сызганып печән чабып, рулоннарга кысалар. Хуҗалыкның универсаль эшчесе Александр Кузнецовны без гел маллар янында очрый идек, ә бу юлы аны механизатор буларак белдек. Александр биредә фермер хуҗалыгы оешу белән эшли башлый, менә өченче ел инде терлекче буларак ул үз эшен яратып башкара. Механизатор буларак та ул үзен сынатмый. Печән әйләндергеч агрегат таккан МТЗ тракторында чабылган печәнне әйләндереп чыгуга, аның артыннан Хлүс Билалов үләннәрне төреп, кысып, рулонланган печәннәрне ферма янына ташып баралар. Карап торганда биредә эш комплекслы бара, бер генә механизатор да кул кушырып утырмый, үләннәр сабакка калганчы дип, тиз арада җыеп алуны күз уңында тотып эш итә.
– Елына күрә үләннәр ярыйсы үсте. Аннары икенче катка өметләнәбез, яңгырлар барыбер бер явар. Без яңа гына башалаган фермер буларак басучылык һәм малчылык тармакларын җентекләп һәр адымын өйрәнәбез. Печәнлекләрне яңартып торырга кирәк. Шуңа күрә 70 гектар җиргә люцерна чәчеп калдырдык, менә шулай акрынлап күпьеллык үлән мәйданнарын яңартып чәчәргә ниятләп торабыз, шунсыз мул азыклы булам димә, – ди Тамара Зарипова.
Сүз уңаеннан, монда былтыргыдан калган 500 рулон печәннәре бар әле. Печән белән генә ерак китеп булмый, алдагы елга сенаж чокыры булдырырга да уйлыйлар Зариповлар. 98 баш мөгезле эре терлеккә һәм 38 баш бозауга кыш чыгарга ай-хай күп кирәк. Герефорд токымлы мал асраучы Зариповлар гаиләсенең киләчәккә планнары зур. Мал башы арткан саен, аларны асрау урыны да, зур мәйданлы көтүлек җире дә кирәк. Шуңа күрә фермер тәүдә яңа ферма төзүне күз уңында тота. Әле күптән түгел хуҗалыкка үз чыгымнарына 50 баш буаз башмаклар алып кайтканнар. Алдагы елда нәсел хуҗалыгы статусын алырга ниятли. Бу исә Зариповларның үзләренә генә түгел, ә тирә-як фермер хуҗалыкларына да бик уңайлы була икән. Чөнки шушы хуҗалыктан алынган малларга субсидия алу мөмкинлеге дә була икән. Шуңа күрә үзебезнең авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә уңайлы булсын өчен тырыша “Зарипова” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас