

Максатыбыз – Илшат Хәлиловның бригадасы уңганнары белән танышу иде. Җәй берәүләр өчен көтеп алган ял итү фасылы булса, авыл халкы өчен – иң кызу эш вакыты. Мал асрап, иген игеп көн иткән авыл кешесе тизрәк печәнен кайгырта, бакча чүбен утый, бәрәңгесеннән корт чүпли. Шулай итмәсәң булмый да: озын кышларны чыгасы бар, үз тамагың белән генә түгел бит әле, малның тук булуы да кирәк. Бу күмәк хуҗалыкларга да кагыла. Кайсы үлән басуына гына карама – һәркайда эш кайный. Бүгенге көндә районыбызның һәр хуҗалыгында сенаж салу, печән хәзерләү эшләре кызу темплар белән бара. Хәлиловларда да эшнең шундый кызу чоры.
– Азык әзерләү оешкан төстә бара, конвейер берөзлексез эшләп тора, азык запасы көн саен сизелерлек тулылана. Безнең механизаторлар тәҗрибәле, вакытның кадерен беләләр. Иртәнге 7 дән эшкә керешәләр, кичке унбергә кадәр эшлиләр. Сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының әйбәт торуыннан файдаланып калырга тырышалар, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илшат Хәлилов.
Комбайннарның югары җитештерүчәнлеге печәнне төргәкләп, ташып торучыларга да бәйле. 230 гектар мәйданны биләгән печән басуында комбайнчылар Ришат Хәлилов, Рәвил Әхмәтҗанов һәм аларның ярдәмчесе Рәмис Хәтмуллин үләнне покосларга салып баралар. Кипкән печән рәтләрен МТЗ-82 тракторында Рәшит Янов һәм Илшат Хәлилов (рәсемдә) рулонга сала. Биредәге механизаторлар комбайннан төшә, йөк машинасына утыра яки тракторда йөри. Рәвил Әхмәтҗанов та нәкъ шундый кадерле эшчеләрнең берсе. Рулонга салынган печәнне КамАЗ машинасында ферма ихатасы янына ташып тора.
– Быел узган елдагы сыман ротор агрегаты белән чапмыйбыз печәнне, ә ЖВП белән покоска сала барабыз. Чөнки яңгыр булмау сәбәпле, үлән сыек булды, шуңа ротор белән чабу бөтенләй печәнсез калдырырга да мөмкин. Елына карата мал азыгы Аллага шөкер дибез, – ди Фируза Хәлилова, ферма янында тезелеп өелеп килгән печән рулоннарына карап.
“Ашау эшне калдырмый” диелә халык әйтемендә. Биредә дә хуҗалар бу әйтемгә ныклы тотынып эш итәләр. Көненә ике тапкыр кайнар аш, чәй белән сыйлыйлар. Ленара Хәлилова басу белән өй арасында юлга тузан төшереп тормый, “ә” дигәнче басуга ашарга итеп кайта. Фируза апа инде үзләрендә җитештерелгән сыйфатлы иттән тәмле аш хәзерли.