Авыл хуҗалыгы
10 Июля 2023, 04:25

Мал азыгы хәзерләү беренче планда

Байшады авылындагы “Гыйльмаутдинов” крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәннәре дә вакыттан дөрес файдаланып, ныклы база булдыру өчен көч сала. Терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен механизаторлар печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтаруны хәстәрли. Биредә терлекчелектән мул продукция һәм табыш алу өчен азык базасын хәзерләү мөһимлеген аңлап эш итәләр. Шуңа да мал азыгы хәзерләүгә тәгаенләнгән техниканы ремонтлауга тиешле игътибар бирелеп, алар кирәкле кадрлар белән комплектланган.

Мал азыгы хәзерләү  беренче пландаМал азыгы хәзерләү  беренче планда
Мал азыгы хәзерләү беренче планда

– Быелгы һава шартларын исәпкә алганда, печән уш китәрлек түгел. Техника көйле эшли. Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, бу эшләрне бердәмлек белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Печән тезмәләрен әйләндерүдә, төргәкләргә төрүдә, ташуда, өюдә зур тырышлык салган механизаторлар дәртләнеп эшли. Бигрәк тә бу эшне башкараган механизаторлар Александр Гарифуллин, Вадим Хәйдаров, Андрей Баһаутдинов, Алексей Шагиевларга зур рәхмәтлемен. Егетләр беркайчан да сынатмыйлар. Мондый уңганнар булганда маллар азыксыз калмас, ә бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне арттыруга өмет һәм ышаныч бирә, – ди алар хакында хуҗалык җитәкчесе Генадий Гыйльмаутдинов.
– Ел елга охшамый, яңгырлы елны мал азыгы яхшы үсә, сезонына 3 тапкыр үлән чапкан чаклар да булды. Узган ел басуларда үлән биек булып үсте – чапкыч биеклегендә иде, быел ул күпкә тәбәнәгрәк. Бәлки әле, яңгырлар яуса, икенче тапкырында үләннәр биегрәк тә, сусылрак та булып үсәрләр, – дип әңгәмәгә кушыла чапкыч белән идарә итүче тәҗрибәле механизатор Андрей Баһаутдинов.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас