

Шушы көнне без “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында булдык һәм азык хәзерләү буенча эшнең ничек алып барылуы турында кызыксындык.
– Күпьеллык үләннәр хуҗалыгыбызда 1000 гектарда үстерелә, – ди фермер Раил Арсланов. – Аларны даими яңартып торабыз. Шуңа да хәзер төп максат булып печәнгә тәгаенләнгән күпьеллык үләнне чәчкә аткан чорга кадәр чабып һәм киптереп җыеп алу тора. Хәзерләнгән печәннең югары сыйфаты нәкъ шуңа бәйле. Техника, агрегатлар белән өзеклек булмаска тиеш, чөнки аларны алдан ныклап әзерләп куйдык. Егетләр дә, үзегез белеп торасыз, сыната торганнардан түгел. Һәр җаваплы чорда алар беренче булып йөриләр.
Күмәк көч тау күчерә, диләр борынгылар. Әлеге кызу кампания вакытында да күмәклек, бердәмлек зур роль уйный. Печән әйләндерүдә Рузолин Шәрипов, төрүдә Радик Бәлагытдинов, Рәзәви Мөгаллимов, төяүдә Ирек Шаригин елның-елында сынатмыйча эшлиләр.
Печән төргәкләрен ташуда ике техника мәшгуль. Куәтле “КамАЗ”да Рамис Шәйхетдинов, МТЗда Рузил Гайфуллин түкләнгән азыкны көннекен көнгә ташып бетереп баралар, кырда бер генә түк тә калмый.
Менә шулай бай тәҗрибәле, булдыклы ир-егетләр куәтле авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчәнле эшләтүгә ирешәләр.