Авыл хуҗалыгы
4 июль 2023, 06:20

Яшел массаның һәр учы кадерле

Район кырларында яшел урак өсте – берьеллык һәм күпьеллык үләннәрне чабып алу бара. Мал азыгы хәзерләүчеләргә ел шактый үзенчәлекле килде. Май аеның гадәттән тыш эссе булуы, июньдә бик тә көтелгән яңгырларның булмавы берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең тиешле дәрәҗәдә үсүен тоткарлады. Әле яңгырлар бераз явып үткән хуҗалык кырларында да уңыш үткән елгыдан бермә-бер азрак чыга.

Яшел массаның һәр учы кадерлеЯшел массаның һәр учы кадерле
Яшел массаның һәр учы кадерле

Фермер хуҗалыгы ачып, елкычылык тармагында үзен сынаган Флорис Шакиров агымдагы елның уңышка мул булмавына бер дә көяләнми. Чөнки узган елны ул ике елга җитәрлек итеп мал азыгы һәм ашлык хәзерләгән.
– Ел-елга туры килми, бу очракта берни эшләп булмый. Шулай булса да балтаны суга салмыйбыз. Әлеге вакытта күпьеллык үлән җирләрендә печән чабу эшләре белән мәшгульбез. Әлбәттә, узган елдагы сыман үлән биек түгел, рулоннар да аз чыга. Бәлки көннәр утырып китеп, яңгырлар да явыштырса, икенче катка чабуда мул печән алып булыр дип өметләнәбез. Анысы инде Ходай кулында, – ди сабыр гына фермер.
Биредәге хуҗалыкта асралган атлар әлеге вакытта электр көтүчесендә көтелә, чөнки Флорис улы Әлфис белән малларына азык хәзерләү эшен башкаралар. Әтиле-уллы Шакировлар кәҗә үләне басуында бер-бер артлы ике тракторда гөрләтеп печән чабалар, рулонлыйлар. Шулай ук Шакировлар агач баскан, ташландык булып яткан 40 гектар җир мәйданын эшкәртеп, пар җире әзерләп куйганнар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас