Авыл хуҗалыгы
4 июль 2023, 06:20

Булдыклы Наил

Йомакай авылындагы “Габдуллин”нар крестьян-фермер хуҗалыкларындагы механизатор Наил Габдуллин бу эшләрнең уртасында йөзә.

Булдыклы НаилБулдыклы Наил
Булдыклы Наил

Кайсы гына хуҗалыкка барма, малчылык тармагында терлекчеләр генә түгел, ә механизаторлар да төп роль уйный. Алар ярдәме белән малларга ашарга кертелә, мал азыгы хәзерләнә, җир эшкәртелә. Йомакай авылындагы “Габдуллин”нар крестьян-фермер хуҗалыкларындагы механизатор Наил Габдуллин бу эшләрнең уртасында йөзә. Без хуҗалыкка барганда ул МТЗ-82 тракторында кичкелеккә малларга фураж тартырга тегермәнгә ашлык төйи иде. Наил яшүсмер чагыннан ук әтисе Данис янында хуҗалык эшләренә өйрәнеп үсә. Ул вакытта крестьян-фермер хуҗалыгын әтисе җитәкли. Улын малчылык тармагының бөтен серләренә төшендерә, әмма ләкин әтисе яшьли гүр иясе була. Шуннан инде Наилгә бар булмышын биреп, әтисе өйрәткән эшләрне башкарырга туры килә.
Биредә барлыгы 150 баш мал асрала, шуның 80е савым сыеры, 50 бозау, 20 таналар. Моннан өч ел элек грант акчасына алынган 22 симменталь токымлы таналар да яшь үрчем биреп, мул табыш китерәләр. Әлеге чорда маллар җәйләүдә көтелә. Көтүче Рәис Габдуллин иртәдән кичкә кадәр яланда, яшел үләндә йөртә малларны.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас