

Шулай да районыбызда бик күп кенә фермер хуҗалыкларында ат асраучылар юк түгел. Иске Тазлар авылыннан Илия Әгъләмованың фермер хуҗалыгында да чабыш атлары асрала. Тәүдә үз ихаталарында, аннары фермер хуҗалыгы ачкач, анда асралган атлар менә егерме ел инде Сабантуйларда беренчелекне бирмиләр. Узган Сабантуй бәйрәмендә “Әгъләмова” крестьян-фермер хуҗалыгында асралган атлар беренче, икенче һәм өченче урыннарга ия булдылар. Бу турыда күбрәк мәгьлүмат белү өчен шушы юртакларны йөгәнләүче егетләр янына юл алдым.
Җайдаклар барысы да шушы фермер хуҗалыгы башлыгы Илия ханымның уллары икән. Алмаз җиде яшеннән ат атланып йөри, Сабантуенда иң беренче тапкыр шул яшендә катнаша. Агымдагы елда Сабантуйда ул Дарьяна кушаматлы ат белән катнаша һәм юртаклар ярышында өченче урынга ия була. Дарьяна характеры буенча бик ярсу, тик кенә тормый, аңа һәрвакыт хәрәкәт кирәк. Биш яшь кенә булса да менә өч ел инде ярышларга чыга. Икенчесе Сестрица кушматлы ат. Ул быел икенче урынга ия булган. Чабышта аның сигезенче сезоны. Сестрицага килгәндә шуны әйтәсем килә, холкы буенча иң тыныч атларның берсе ул. Бу ат безнең әни ягыннан дәү әтиебез истәлеге дисәк тә һич ялгышу булмас. Дәү әтиебез Рәзиф атлар яратты, ихатасында һәрвакыт ат асрады, минем ат яратуымны күреп, бер елны колынын безгә бирде. Без үстереп, бүгенге көндә ярышларда катнашып йөрибез. Ул кече энебез Алмир карамагында. Безнең нәселнең абруен күтәрүче, һәрвакыт алдынгы булырга яраткан Лайк кушаматлы ат турында әйтми мөмкин түгел. Лайкка унбиш яшь, аны энем Азамат йөгәнли. Алар икесе районда гына түгел, республика күләмендә дә җиңү яуладылар. Моннан берничә ел элек узган “Терра Башкирия” ярышында катнашып, призлы урын яулады. Күптапкыр чемпион исеменә ия булган Лайк тирә-як районнарда узган Сабантуй бәйрәмнәрендә дә катнашып, беренчелекне яулап тора. Бу елны да ул беренчелекне башкаларга бирмәде. Лайкның холкы кәефенә карап үзгәрә. Кәефе әйбәт булды исә, бөтен ярышта да без беренче. Ә кәефен күтәрү өчен энебез аның белән сөйләшә белә. Гомумән алганда, атлар бик аңлы хайваннар. Шулай булса да аларның барысын да чабыш аты итеп булмый. Атлар белән мавыгу чир кебек. Аннан арынып булмый. Моның белән бик аз кеше кызыксына. Чабышка дигәннәре аеруча да зур игътибар сорый. Аннары атлар гел саф һавада, хәрәкәттә булырга тиешләр. Әйтик, җәй айларында иртәнге сәгать 4тә торып, аларны чаптырырга алып чыгып китәбез. Көн эсселәнгәнче, кигәвен-чебен котыра башлаганчы аларны чаптырырга кирәк. Көн саен берничә сәгать тренеровка үткәрү яхшы. Аннан тыш, аның нәселен белү дә комачау итмәс. Бу атның әтисе кем дә, әнисе кем – бу шулай ук мөһим аспект. Кыскасы, нәкъ сабый бала караган шикелле тәрбияләргә кирәк. Аннан бигрәк, чабыш атларын асрау бик чыгымлы эш, – дип юртаклар турында сөйләде Алмаз Әгъләмов.
– Минем иң яраткан хайваным – ат. Мин аны зур акыл иясе дип атар идем. Ул ышанычлы дус та, тынычландыручы да. Ул абзарга кергәнне сизә һәм сине кешнәп каршы ала. Хуҗасына беркайчан да типми, аны тешләми дә. Гомумән, тик торганда берәүгә дә тими ул. Тияргә җыенса да, башта колагын шәбәртеп, кисәтү ясый. Ярышларга килгәндә, ул тулысынча хуҗасына ышана. Әгәр аның хуҗасы борчыла, курка икән, ат моны аңлый. Әгәр хайван өстендәге җайдак үзен тыныч тота һәм атына куркуын сиздерми икән, ярыш уңышлы булачак, – ди Алмир Сестрицаның ялын сыйпап.