

Басу кырыйларыннан бер-бер артлы техника йөреп кенә тора. КамАЗ да яшел массаны сенаж базына Илсур Хәкимов, МТЗ тракторларында Илдус Муллаяров, Фәндүс Хөснияров, Риф Галәветдинов, Замир Хәмәдуллин ташый. Сенаж чокырында да эшләре ырамлы бара. Яшел массаны тиешле дәрәҗәдә тыгызлап торуда ДТ-75 тракторы эшли. Аны йөртүче Венер Корбанов бу эшне берничә ел рәттән башкара. Ел коры килүе белән авыл эшчәннәрен бераз борчыса да, Ленин хуҗалыгы хезмәтчәннәре хәтта бөтен юл буйларын җыеп, алларына куелган планны үтәргә дип тырышып эшли.
– Сенажны траншеяларга тутырып, консервациялибез. Үзегез беләсез, быел люцернаны бераз суыклар эләктерде. Көннәр тотрыклыланып киткәч рәткә керсә дә, бик иртә чәчәккә бөреләнә башлады. Азыкны әзерләүнең махсус урыны бар, барысы шунда тутырыла. Әлеге чараның файдасын һәм нәтиҗәлелеген ел буена тоячакбыз, чөнки терлекләрнең продуктивлыгы әзерләнә торган азыкның сыйфатына турыдан-туры бәйле бит. Механизаторлар барысы да уңган, тырышлар. Яшел массаны басудан Бадрак фермасы янындагы сенаж чокырына ташып кына торалар. Әлеге вакытта биш техника эшли, аларның һәрберсе көненә 8-9 рейс ясый. Шулайрак эшләгәндә мал азыгын җитәрлек күләмдә хәзерли алырбыз, – дип аңлатты хуҗалык директоры Илдар Исхаков.
Печән хәзерләүгә бер дистәгә якын техника җәлеп ителгән. Бай тәҗрибәле, булдыклы механизаторлар куәтле авыл хуҗалыгы машиналарын югары җитештерүчән эшләтүгә ирешә. Гомумән, әлеге хуҗалыкта һәр җирдә эштән тәм табып эшли беләләр. Хуҗалыкта кышлату чорына никадәр күләмдә мал азыгы тупларга кирәклеге күптән ачыкланган. Шуңа басуларда да, мал азыгы саклагычында да эш кызу бара. Эшкә коры һава торышы да дәртләндерә. Гомумән, аяз көннәрнең кадерен белеп, механизаторлар зур тырышлык күрсәтә. Азык әзерләү чорында үзйөрешле азык җыю комбайннарына һәм чапкычларга зур йөкләнеш төшә. Төзек, каралган техника эшне җайлы һәм тиз башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
Терлек азыгы хуҗалыкларда алдагы елларга калырлык запас белән җитештерелә. Быел да авыл уңганнары сынатмаслар, шушы күләмнән киметмичә терлек азыгы әзерләрләр дип ышанып каласы килә.