

Яз иртә килсә дә, казасыз гына килмәде. Авыл хуҗалыгы өлкәсен хафага салып, басуларга кырау төште. “Язгы көн ел туйдыра”, – ди халык. Быел яз иртә килде, шуңа өстәп, һава торышы да яңгырсыз һәм җилле. Авыл халкы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре күккә карап яңгыр көткәндә, районыбызның кайбер басуларын кырау сукты. Басулар гына түгел, юл кырыендагы агачлар да саргаеп утыра бит. Шулай булуга карамастан, “Колос” хуҗалыгы эшчәннәре терлек азыгы әзерләү вакытын кулдан ычкындырмаска тырышалар.
Тугай авылы янындагы кәҗә үләне басуында механизаторлар җиң сызганып эшлиләр. Азат Мөниров үз техникасы белән күпьеллык үләннәрне покосларга сала, аның артыннан ук Илүс Сәрвәртдинов мал азыгы хәзерләү комбайнында җыеп, йөк машиналарына төйи бара. Басу читендә чират көтеп утырган йөк машиналары водительләре янына да барып эш барышы белән сөйләшеп алдык. Хуҗалыкның тәҗрибәле водительләре Фидат Гайнанов, Фәдис Гыйләҗев берничә ел инде рәттән яшел массаны сенаж чокырына ташуда эшлиләр.
– Быел масса бик әйбәт түгел, урыны белән генә куе. Яздан яңгыр яумавы менә шундый хәл китереп чыгарды. Булганын җыеп, чокырларга салабыз инде. Бәлки икенче укоска кадәр яңгырлар явып, масса яхшы булыр, – дип өмет белән эшли егетләр. Яшь водительләр Марсель Арунов, Денис Зайдуллин да үз эшләрен җаваплылык белән башкаралар. Сенаж чокырында да эш кайный. Водительләр кайтарган массаны тыгызлап торуда К-700.1 тракторында Альбирт Нуртдинов эшли. Машина рейсларын чутлап, язып торучы Талмис Раянов та үз эшен төгәл алып бара.
– Безнең бурыч – сенаж траншеясы өстен герметик пленка белән тизрәк ябу. Технология төгәл үтәлгәндә генә яшел масса туклыклы терлек азыгы була, – ди “Колос” хуҗалыгы агрономы Артур Саяпов.