Авыл хуҗалыгы
15 июнь 2023, 05:05

Гомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләре

Яңа Тазлар авылының мөхтәрәм кешесе Габидә Гыймран кызы Гыйльфанова олы яшьтә булуына карамастан, кул кушырып, ял итеп утыруның нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел хәрәкәттә, гел эштә.

Гомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләреГомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләре
Гомеренең гүзәл мизгелләрен бизәп тора күркәм эшләре

Әйе, язмышлар төрле-төрле. Берәүләр тормышта авырлыкларга бирешеп, югалып калса, икенчеләре исә авырлыкларны җиңә-җиңә алга бара, һәркемгә үрнәк итеп гаилә кора, балалар үстерә, хезмәттән ямь табып яши. Бакалы авылында Мәүҗидән һәм Гыймран Миграновларның ишле гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән кыз бала да нык, авырлыкларга бирешми торган, кыю булып үсә.
Габидә апаның балачагы – сугыш, үсмер чоры – сугыштан соңгы илне торгызу елларына туры килә. Сугыш чоры балалары, олылар белән беррәттән, төрле эшләрдә катнаша. Сугыш һәм сугыштан соңгы ачлык елларында кычытканны да, яз җитеп басулар кардан ачылгач, көздән калган бәрәңгеләрне дә җыеп, пешереп ашарга туры килә.
Башлап Бакалы авылы мәктәбендә укый. Гаиләдә берсеннән-берсе кечкенә балалар булгач, әти-әнисенә ярдәм итү өчен Габидә апага да 13 яшеннән колхоз эшенә чыгарга туры килә. Башта сарык көтүе көтсә, аннары инде дуңгыз карарга күчә. Авылда яшьләрнең күп чагы, бар да колхоз эшендә кайнашып, буй җиткерәләр, 16 яшьләре тулган кызлар торф чыгаруда хезмәт юлларын дәвам итә торган булганнар. Габидә апа да бу эшнең авырлыгын үз иңендә татый. Свердловскийда тимер юлда да хезмәтен сала. Габидә апа бер генә урында эшләми, иртә белән торып халыктан сөт җыйса, көндез хат ташучы, ә кичен инде басуда чөгендер утавында була. Ул сабыр, акыллы, беркайчан да арыдым, дип әйтми. Алай гына да түгел, иртәдән кичкә кадәр төрле эштә көч салып кайтып, өйдә өч баланы, бакчасын, малын карарга да көч таба ул үзендә. Дистәдән артык 40 литрлы бидоннарны Зил йөк машинасына төяүләрен ул бүгенгедәй хәтерли. “Эй, кызым, төрле чаклар булды, сөт җыйганда план куела, үтәргә кирәк, авылда чирләп китеп сыерлары савылмыйча, яки йоклап калучыларның күп вакыт үземә кереп, сыерларын савып алырга да туры килә иде”, – дип бик кызыклы очракларын да хәтеренә алып көлеп сөйләп алды. Эш өчен җанын биреп, булсын дип эшләгән авыл уңганы бу эше өчен беренчелекне алып, кер юуу машинасы белән бүләкләнә. Аның тырыш, намуслы хезмәте төрле елларда күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бәһаланып тора.
1963 елда Яңа Тазлар авылының иң чибәр, уңган, булдыклы егетләренең берсе булган Рәшит белән гаилә корып җибәрәләр алар. Бер-бер артлы балалары Асия, Данис, Адис дөньяга килә. Балаларының барысына да урта һөнәри һәм югары белем бирә алар.
Олы йөрәкле ана улы Данисны Әфганстандагы сугыштан көтеп, ике елга якын аның сәламәтлеге өчен борчылып узган гомерен бүгенгедәй хәтерли. Бу турыда сораша башлагач, әңгәмәдәшемнең күзләреннән бөртек-бөртек булып күз яшьләре тәгәрәп төште.
“Әфганстанны нәрсә икәнен дә белми идем. Улым киткәч кенә Әфганстан җан ярасы икәнен белдем. Күпләрне тетрәндергән сүз бу. Балам үзе әйбәт булды, сугыштан исән кайтты. Ул вакытта бәләкәй генә телевизор бар иде безнең, кичен эштән кайткач, “Время” телетапшыруында Әфганстанны күрсәтә башласалар, бөтен эшемне ташлап, Данисым күренмәсме дип барып утыра идем. Төннәр буена йокламыйча, газиз баламның исән кайтуын Ходайдан сорап, дога кыла идем. Аллаһка шөкер, балам исән-имин кайтты. Улларым төп нигез урынына авылдашлар ярдәме белән бик матур мәчет тә салдылар”, – дип ул вакыттагы уй-кичерешләре белән уртаклашты ана кеше.
Әйе, Гыйльфановлар инициативасы белән салынган иман йорты бүген дә авылга ямь өстәп, гөрләп тора. Һәр җомга Яңа Тазлар авылы урамында ак яулыкларын бәйләп, мәчеткә таба агылган әби-апаларны күрергә мөмкин. Биредә гает бәйрәмнәре дә бик матур уза. Бәйрәм өстәленә авылдашлары аш-су остасы буларак дан тоткан Габидә апага тәбикмәк, баллы тошлар пешерергә алдан заказ бирәләр. Бар якка да җитеш Габидә апа яңатазлыларга аны үз иткәннәре өчен зур рәхмәтләрен белдерә.
– Тормыш иптәшем бик яхшы булды минем. Аның белән тормышымны бәйләвемә беркайчан да үкенмәдем. Гомере буе эшләде, гаилә, балаларыбыз өчен дип янып йөреде. Артык байлыкка сокланмадык, барысын да хезмәт, үз кулларыбыз белән булдырдык. Аллага шөкер, балаларым мәрхәмәтле булдылар, бик тәрбиялиләр үземне. Балаларым әни, оныкларым дәү әни дип өзелеп торалар. Моннан да олы бәхетнең булуы мөмкинме соң? Ил-көннәр генә тыныч булсын, – ди Габидә апа бүгенге тормышына шөкерана кылып.
Бүгенге көндә Габидә апаның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Авылда үз өендә ялгызы гына яшәсә дә, авылдагы кызлары Асия һәр көнне, Борайда яшәүче уллары һәр атна саен әниләре янына кайтып, хәлләрен белешәләр, ярдәм итәләр.
Габидә апа яшьтән үк динне хөрмәт итеп үсә. Яше олы булуга карамастан, хәленнән килгәнчә, бүген дә биш вакыт намазын калдырмый, илгә-көнгә, барча туганнарына, балаларына исәнлек-иминлек теләп, догалар кыла.
– Безнең әтиебез дә, әниебез дә бик сабыр, уңган кешеләр. Без, балаларын да үз үрнәкләрендә хезмәтне яратырга, һәр эшебезне җиренә җиткереп башкарырга өйрәттеләр. Без үскәндә беркайчан да юклыкны тоймадык, барлыкта үстек, әти-әниебез тырыш хезмәтләре белән бар нәрсәне дә булдырдылар. Күпләп мал-туар асрадылар, кош-корт тоттылар. Аларга рәхмәт хисләребез чиксез, әле дә акыллы киңәшләре белән һәрберебезгә ярдәм итеп тордылар. Тик әтиебез менә 13 ел инде безнең арада юк. Бу ачы кайгыны әниебез сабырлык белән үткәрде. Безнең әни бик уңган, кызу, бик туры сүзле. Әлеге сыйфатларын бүген дә югалтмаган ул. Кайчан кайтсак та аның өе һәрвакыт чиста, һәрнәрсә үз урынында, чәе кайнаган, камыр ризыклары пешкән, өстәле әзерләнгән була. Безне дә тормышта алдашмаска, “эшләп кеше үлми”, “эшнең ояты юк аның” дип үстерделәр. Безне шундый итеп тәрбияләгәннәре өчен без әти-әниебезгә бик рәхмәтлебез, – диләр балалары беравыздан әниләре турында.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас