

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәте һәрвакыт авыр булды. Бу кешеләр түземле, максатчан, үҗәт булулары һәм туган авылларын, үз эшләрен яратулары белән аерылып торалар. Без район терлекчеләре һәм игенчеләре турында мөмкин кадәр ешрак язырга тырышабыз. Әлеге язмам да бар гомерен механизатор һөнәренә багышлаган Каенлык авылында гомер итүче Фәнзил Ямалтдинов турында. Фәнзил бәләкәйдән техникага мөкиббән китеп үсә. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлау белән армиягә киткәнче, элеккеге “Искра” колхозында комбайнчы, тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Эш дәверендә ул үзен колхозның алдынгы механизаторы буларак күрсәтә ала. Тик дөньялар үзгәреп китеп, колхоз таралгач, ул Бигәнәй авылындагы “Шакиров” крестьян-фермер хуҗалыгында яраткан һөнәре буенча хезмәтен дәвам итә. Әлеге хуҗалыктагы эш барышы белән танышканда Фәнзил турында хуҗалык җитәкчесе Динарик Шакиров та җылы итеп телгә алды.
– Фәнзил миндә өченче ел эшли инде. Үз эшенең остасы, дисәм һич ялгышмыйм. Аның техниканы биш бармагы кебек белүе, язгы һәм көзге кыр эшләрендә тоткарлык бирми эшли. Тракторның тавышын тыңлап, кайда нинди сәбәбе барын аңлап, эш итә. Аның кебек уңган, булдыклы эшчеләр булганда эшебез көйле барыр.