Авыл хуҗалыгы
7 июнь 2023, 10:55

Чыбыркылы көтүчегә җитәме соң?

Ваныш авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында асралган маллар элеккечә көтүчеләр ярдәмендә көтелә.

Чыбыркылы көтүчегә җитәме соң?Чыбыркылы көтүчегә җитәме соң?
Чыбыркылы көтүчегә җитәме соң?

Көтү – авылның тормышын, халыкның яшәү дәрәҗәсен билгели торган үзенә күрә бер күрсәткеч. Көтү чыга икән, димәк, халык мал асрый, авыл яши. Тик хәзер көтүгә йөргән мал башын бармак белән генә санарлык. Ә көтүчеләр исә бөтенләй юк диярлек. Авылдан булган һәркемнең һәм җәй көннәрендә әбиләренә кунакка кайткан шәһәр балаларының да көтү көткәне бардыр. Бүген булмаса, 10-15 еллар элек әле шулай иде. Иртәдән көтүне җыеп, таяк тотып, аркага су һәм тамак ялгар өчен ризык тутырган биштәр асып, кырга таба атлы көтүче артыннан иярә иде яшьрәкләр. Мин үзем дә авыл кызы буларак көтүче эшен яхшы беләм. Чөнки әти-әни 2 баш савым сыеры, башмак асрады, ул вакытта сарыклар өчен дә көтү чираты бар иде. Шулай итеп, ай саен бер көнебез көтү көтеп үтә иде.
Соңыннан “көтү модасы”на зур үзгәрешләр килде. Атлар бетте, машина, мотоцикл белән көтүгә чыгу үзенә бер кызык та, рәхәт тә кебек иде. Иң куркынычы: көтү кайткач, малын эзләп килүче авыл халкы. Андыйлар булмаса, эшең яхшы эшләнгән дигән сүз. Әлеге заманда авыл халкы да ансат юл сайлады: яздан берничә гектар җирне электр көтүчесе белән уратып ала да, маллар иртәдән кичкә кадәр шунда тора. Районыбызның күп кенә фермерлары да бу юлны отышлы дип табып, малларын электр көтүчесенә тапшырдылар. Ә менә Ваныш авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында асралган маллар элеккечә көтүчеләр ярдәмендә көтелә. Җәйләүдә йөргән маллардан мул табыш алып булуын аңлап эш итә урындагы хуҗалык җитәкчеләре. Көтүдә үзирке белән яшел үләндә йөргән маллардан сыйфатлы продукция алып булуын белеп эшли көтүчеләр.
Ваныш авылында туып-үскән Шаһинур Шәфигуллин – бар гомерен терлекчелеккә багышлаган кеше. Киров исемендәге колхозда хезмәт юлын малчылык тармагында башлап җибәрә ул. Аннары “Уңыш”та, инде “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында эшли. Бер хуҗалыкта төрле-төрле исем һәм җитәкче астында эшләргә туры килә аңа. Шаһинур ага бу эштә бер үзе генә түгел, Марат Сәгыйтов белән эшли. Төбе белән Миякә районыннан булган Марат аганың тормыш юлы белән тирәнрәк кызыксындым. Ничә йөз километр ераклыктагы Миякәдән Ваныш авылына ничек килеп төпләнүе бигрәк тә кызыксындырды.
– Ваныш кызы Алиягә гашыйк булдым. Ул, мин туган авылымнан беркая да китмим дигәч, миңа күчеп килергә туры килде, – дип кыскача гына аңлатып бирде Марат ага. Җитмеш дүрт яшен ваклаучы Марат ага, хаклы ялда булуына карамастан, хуҗалыкта эшләвен дәвам итә. Унбиш ел инде ул “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының алыштыргысыз эшчесе, хезмәт ветераны. Хуҗалык җитәкчесе дә аның турында тик җылы сүзләр белән генә мактап китте.
– Болында көтү көтү безнең яраткан эшебез, чөнки без бит авыл малайлары. Бәләкәйдән сарык көтүе көтеп үстек. Һәркем дә көтүче була алмый, йөздән артык малны җәйләүдә йөртү өчен кот кирәк. Сәхрәдә яшел үләндә малларның ашап йөргәннәрен күрү безнең өчен рәхәт, – дип сүзләрен тәмамлап, минем белән әңгәмәләшкәндә күз күреме кадәр ераклыкка киткән маллар артыннан китте көтүчеләр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас