Авыл хуҗалыгы
7 Июня 2023, 10:45

Чүп үләне үсмәсен

Чәчү эшләрен төгәлләү белән химик утауга төштеләр.

Чүп үләне үсмәсенЧүп үләне үсмәсен
Чүп үләне үсмәсен

Игенче өчен иң кызу мәл. Чәчү эшләрен төгәлләү белән химик утауга төштеләр. Бу эшкә чак кына соңладыңмы, чүп үләннәре дәррәү баш калкытып, бөтен басуны каплаячак.
Бу мөһим эштән “Колос” хуҗалыгы эшчәннәре дә читтә калмады, чөнки алар чәчүлекләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирәләр. 515 гектар мәйданлы борчак басуында бу эш төгәлләнгән, инде арпа басуында эш бара. Үзйөрешле “Туман” сиптергечендә Наил Хәсәнов (рәсемдә) эшли.
Махсус эремәләрне йөк машинасында Салават Шәйхелисламов белән Зариф Шакиров ташып тора. Сиптергечне тиешле нормада махсус сыекча белән тутыруда Илфат Әхмәтҗанов һәм Марсель Туктаголов эшли.
Чиратта хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү кампаниясе. Техникасы да, кешеләре дә әзер, эш күпме кыска вакытларда оешкан төстә барса, үләннәрдә туклыклы матдәләр дә шуныңча күбрәк сакланачак, терлекчелек тә сыйфатлы мал азыгы белән тәэмин ителәчәк, дигән уйда колослылар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас