

“Агростартап” программасы буенча грант бирү өчен конкурс сайлап алуны Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәрә. Яңа Бикмәттән Вил Билалов үз проектын тәкъдим итеп, конкурста абсолют җиңүче булды. Аның проектының юнәлеше – сөт җитештерү, сөт продукциясен сату һәм җитештерү өчен кара-чуар токымлы терлекләр үрчетү. Бар гомерен туган авылына, туган җиренә багышлаган Вил әлегә кадәр тормыш иптәше Диананың крестьян-фермер хуҗалыгында эшләсә, быел ул үз хуҗалыгын булдыра. Бүгенге көндә хуҗалыкта 43 баш бестужев токымлы сыерлар бар. Билаловлар җәйләүдәге һәр савым сыерларыннан 15 литр продукция алалар. Сөткә һәм, бигрәк тә сөт продукциясенә ихтыяҗны исәпкә алып, Вил Рәфит улы шушы программада катнашкан. Проект районда сөт продукциясе күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук яңа эш урыннары булдырылачак. Бер түбәдә ике фермер хуҗалыгы җир эшкәртә.
– Агымдагы ел коры килә. Уҗымнар әйбәт кышласа да, яңгыр булмавы бераз борчый. Арыш инде башак та чыгарды, тик дым юк. Игеннең муллыгы ничек булырын бер Ходай гына белә. Шулай да төшенкелеккә бирешмичә, мал азыгы әзерләргә агрегатларны ремонтлыйбыз, – дип сүзен тәмамлады фермер.