Авыл хуҗалыгы
31 Май 2023, 09:25

Бал кортлары зур җаваплылык таләп итә

Крещенка авылындагы “Гыймалтдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында тәҗрибәле умартачы эшләвен күптән белә идем. Узган атнада аның белән танышып кайттым. 25 елдан артык бал кортлары асраучы Рәзәви Садыйков бүген 50ләп баш умарта карый.

Бал кортлары зур җаваплылык таләп итәБал кортлары зур җаваплылык таләп итә
Бал кортлары зур җаваплылык таләп итә

– Рәзәви, умартачылык белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?
– Яшь чактан дисәң дә була инде. Бадракта мәктәпне тәмамлагач, Агыйдел шәһәрендә эшли башладым. Шул безнең оешма Тукай авылы урманында кортбакча ачты. Анда эшләгән кортчыга мин ялга кайткан вакытта ярдәмләшергә бара идем. Аннары инде үзем дә умартачы булып эшли башладым. Шуннан башланды инде. 2008 елда “Гыймалтдинова” крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә чакыргач, шатланып эшкә тотындым. Менә хәзер 15 елдан артык әлеге хуҗалыкта умартачы булып эшлим.
– Умарта тотуның ни икәнен белмәгән кеше бу эшне ансат дип уйларга мөмкин. Кортлар үзләре бал җыя, эшли, умартачыга бал суыртып аласы гына кала. Чынлыкта ничек?
– Эшләсәң, умартачының эше бер дә бетеп тормый. Апрельдә иң элек умарталарның 15 көнгә җитәрлек азыгы бармы икәнен тикшереп чыгасы. Көннәр җылытканчы бал кортларына ашарга азык булырга тиеш. Ояның кырыеннан алып рамына кадәр, бал бармы юкмы икәнен чамаларга тиешсең. Корты аз, балы күп булса, бераз балын алып, башка ояларга куясың. Икенче тапкыр ачканда ояны үлгән кортлардан чистартасың. Яхшы умартачы умарталарны ачуга ук кортларга ни кирәген чамаларга тиеш. Җәй башында умартаны 10-15 тапкыр ачарга туры килә.
– Умарта аерса, кортларыгыз очып китәме? Ничек тотасыз?
– Аерырга җыенганнарын алдан чамалыйм һәм бүлеп куям. Корт әле ул чакта аерасын үзе дә сизмәгән була. Бик сирәк очракта гына урманга китәләр. Аларны эзләп йөреп булмый инде.
– Балны кая куясыз? Урнаштырып буламы?
– Сатылып бетеп бара. Узган ел бик уңышлы булды. Табыш та күп булды. Балның яңа сезонга кадәр калганы юк. Яхшы товарга һәрвакытта хуҗа табыла.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас