Авыл хуҗалыгы
31 Май 2023, 09:25

40 елдан артык шофер булып эшли

Үләй авылында гомер итүче Хәлил Әхмәтнуров та 44 ел гомерен шофер, водитель һөнәренә багышлаган Ленин исемендәге хуҗалык уңганнарының берсе.

40 елдан артык  шофер булып эшли40 елдан артык  шофер булып эшли
40 елдан артык шофер булып эшли

Авыллар һәм анда яшәгән кешеләрне бик яратам мин. Үзем дә авылда туып-үскән кеше. Хәзер дә ял көннәрендә авылга кайтып йөрим. Авылдашларым белән очрашабыз, гапләшәбез, бала чакларны, яшьлекләрне искә төшерәбез. Уйлап карасаң, гомерен авыр хезмәттә уздырган мактауга лаек кешеләребез бихисап бит безнең. Үләй авылында гомер итүче Хәлил Әхмәтнуров та 44 ел гомерен шофер, водитель һөнәренә багышлаган Ленин исемендәге хуҗалык уңганнарының берсе. Алган профессиясенә тугрылыклы булып, водитель буларак хәрби хезмәтен лаеклы башкарып кайта. Машина руле артында тормышының күп өлешен, кырык елдан артыгын үткәрә Хәлил Әхмәтнуров. Универсаль машина йөртүче хуҗалык эчендә һәм еракларга төрле йөк күчерү белән шөгыльләнә. Уңыш җыйган вакытта кыр белән ашлык амбарын иртәнге таңнан кояш батканчыга кадәр ничәмә-ничә тапкыр үтеп, машинасында ашлык ташый, мал-туарга кышка азык әзерли. Аннары аны үтә дә җаваплы эшкә тәгаенлиләр. Районыбызның алдынгы Ленин исемендәге хуҗалык рәисен йөртү аның иңенә йөкләнә. Сабыр холыклы, түзем Хәлил ага бу эшен дә җаваплылык белән башкара. Авыр, җаваплы ул шофер булу, әмма Хәлил абый сайлаган эшен яратып башкара. Машинасын һәрвакыт карап, төзек йөртә. Тормыш иптәше Альбина апа аның терәге, киңәшчесе. Ул гаилә башлыгының һәрвакыт юлда, руль артында, эштә булуына күнегеп, йорттагы эшләрен ике улы башкарырга күнеккән. «Менә шулай бер-береңне аңлап яшәсәң генә, матур тормыш кичереп була», – дип шат елмая Альбина һәм Хәлил Әхмәтнуровлар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас