Терлекчеләр өчен чын җәй кайчан җитә соң? Әлбәттә, маллар көтүлекләргә чыккач. Шушы көннәрдә биредәге фермадагы маллар җәйләүгә чыгып үлән утлый башлады. Сусыл үлән мул сөт алу өчен бер шарт булып тора. Хуҗалыклар нәкъ менә язгы-җәйге көтүлек чорында бер еллык сөтнең яртысыннан күбрәген савып алалар. Сөтчелек фермасында 90 баш савым сыеры бар. Бүгенге көндә Фәйзрахмановлар фермасында тулаем савым якынча 750 литр тәшкил итә.
– Үләннәр җитәрлек, су да бар. Фермада эшләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган, ял итү өчен бүлмәләр бар, – диде Луиза Рафаэль кызы.
Чын хуҗа икәнлеге күренеп тора, шунда ук хуҗалык эшләре белән таныштырырга да кереште.
– Сыерлар көтүдә әле. Иртәнге савым тәмамлану белән көтүче Валерик Янбулатов малларны көтүлеккә алып чыгып китә. Шуннан кичке савымга гына кайта терлекләр. Төнге көтүне дә оештырдык, маллар таң атканчы электр көтүчесе астында көтелә. Хәзер яшел үләннең сөт өчен иң файдалы чагы бит, – дип сүзен тәмамлауга безнең янга иртән савылган сөтне алып китәргә дип машина да килеп җитте. Сөтне Илештән килеп алалар икән. Бүгенге көндә хуҗалыкта бер сыерга уртача 11 литрга якын сөт савалар. Әмма Луиза апа әйтүенчә, бу чик түгел – гадәттә, җәйләүгә чыгып бер-ике атна үткәннән соң сөт арта башлый. Ә менә майлылык әйбәт – 3.8, аксым да нормада, сөт нигездә I сортлы булып бара.