Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 Май 2023, 15:55

“Без үзебезнекләрне ташламыйбыз”

Бер-береңә ярдәмләшү борынгы заманнардан ук килә. Авыл җирләрендә яшәүче мулрак тормышлы кешеләр мохтаҗларга ризыгын биргән, кием-салымын арттырган, кунып чыгарга рөхсәт сорап кергән чит авыл кешеләре белән ашын, җылы урынын уртаклашкан. Хәзерге тормышыбызда да авыр чакта ярдәм кулы сузарга әзер торучы кешеләребез шактый. Авыру балаларга ярдәм итү өчен төрле акцияләр үткәрелә, хәйрия кичәләре оештырыла. Үзебезнең райондашлар арасында да мондыйлар җитәрлек. Авылына юл салдырган, һәйкәл төзеткән, мәчет, чиркәү салдырган изге күңелле кешеләр турында язып торабыз. Ул эшләрне башкаручыларның күбесе фамилияләрен күрсәтмәскә, кем икәнен белдермәскә куша. “Игелек ит тә, диңгезгә сал – балык белер, балык белмәсә – халык белер” дигән халык мәкале әнә шундыйларга карата әйтелә торгандыр инде.

“Без үзебезнекләрне  ташламыйбыз”
“Без үзебезнекләрне ташламыйбыз”

Нинди генә эшкә тотынсаң да, синең яныңда киңәшчең дә, фикердәшчең дә, синең эшеңне хуплаучың да, кирәк чакта ярдәм кулы сузарлык, җилкәсен куярлык дустың да булырга тиештер. Шул ук вакытта синең үзеңдә дә ният кылган эшеңне башкарып чыгарлык җегәрең, ышанычың зур булырга тиештер, шулай булмаганда, бер ялгызыңа зур эшкә җигелү бик авырга туры килә. Ялдәк авылында туып-үскән Рәмил Зариповта бу сыйфатларның барысы да бар. “Әтисеннән күргән ук юнган” дигән мәкаль дә нәкъ аның турында сыман, чөнки ул яшь кенә булуына карамастан, әтисе сукмагыннан китеп, фермер хуҗалыгын җитәкли. Бер яктан уңганлыгы, булдыклылыгы белән ил табынын баетса, икенче яклап ул мохтаҗларга ярдәм итү белән дә райондашларыбыз арасында билгеле. Илебездә коронавирус инфекциясе чыккач, халык үз-үзен изоляцияләргә мәҗбүр булган вакытта Рәмил бик нык борчыла. Олы яшьтәге кешеләргә, мохтаҗларга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән янып йөри. Күп тә үтми, Борай район мөхтәсибәте каршында “Ярдәм” хәйрия проекты булдырыла. Бу хәйрия фондына ярдәм итүдә, әлбәттә, Рәмил башлап йөри. Өлкәннәр өчен генә түгел, ә балалар өчен дә зур чаралар оештырыла. Бу проект турында Рәмил Әхләф улы белән фикер алышканда ул болай диде: “Бу проект райондашларыбыздан алып райондашларга ярдәм итү дигән максаттан чыгып оештырылды. Районыбызда мохтаҗлар бик күп, янгын бәла-казасына тарыган, ялгыз яшәүчеләргә, төрле авыр чирләргә дучар булган балаларга, өлкән буын вәкилләренә ярдәм итү йөзеннән чыгып эшебез башкарыла. Бүгенге көндә “Ярдәм” хәйрия фонды Борай авылы, Гафури урамы, 39/1 йортта үзенең офисын булдырды. Анда һәркем килеп үзенең тәкъдимнәре белән уртаклаша ала. Дөнья мәшәкатьләрен, тормыш проблемаларын, кайгы-хәсрәтләрне, шатлык-сөенечләрне уртак итеп, ярдәмләшеп яшәргә тиешбез”.
Рәмил белән әңгәмәләшкәндә аның кешеләргә карата изгелеге ташып торуын аңладым. Ул шулай ярдәмчел булып туган. Өлешчә мобилизация башланып, райондашларыбызны Украинага хәрби махсус операциягә алып киткәч, районыбызда яшәүче өлкәннәр дә, эшче яшьләр, балалар да читтә калмады. Бүгенге көнгәчә халык бердәм ярдәмгә ашыга. Рәмил Әхләф улы да бу чарадан читтә калмый. Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен игътибар үзәгендә тота. Аларның гаиләләренә ашлыклата ярдәм күрсәтә. Шулай ук “Ярдәм” проекты нигезендә Украинада хәрби махсус операциядә катнашып һәлак булган райондашларыбыз гаиләләренә дә ярдәм кулы сузалар. Азык-төлек җыелмасы һәм итләтә ярдәм итә. Ә менә мобилизациягә киткән егетләр өчен эшкуарлар белән бергә җыелып киңәшләшеп автомунча булдыруда да Рәмил эшкуар Айдар Гарипов белән башлап йөрүче булган.
– Айдар белән бергә утырып, сөйләшеп, максатны һәм ниятне башка эшкуар, фермер егетләребезгә аңлаткач, алар бердәм булып кушылып, эшне оештырып җибәрдек. Менә әле тагын бер машина сатып алып, махсус хәрби операциягә җибәрүдә үз өлешебезне керттек. Илебез тыныч, табыныбыз мул булсын иде, – дигән теләктә сүзен тәмамлады фермер Рәмил.
Гөлн

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: