Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2023, 09:15

Марсельнең эше ырамлы бара

Ишмәмәт авылы янында моннан бер ел элек яңа фермер хуҗалыгы төзелеп, мал абзары пәйда булды. Авылның яшь эшкуары Марсель “Агростартап” бәйгесендә катнашып, грант отты.

Марсельнең эше ырамлы бара
Марсельнең эше ырамлы бара

“Минем бизнес-планның төп максаты малчылыкны үстерү иде. Мин аны конкурс комиссиясе алдында ышанычлы якладым. Җиңеп яулаган акчага 20 баш симменталь токымлы башмаклар сатып алдым”, – ди егет.
Бүген Нурисламовларның хуҗалыгында барлыгы 40 баш мал, шуларның 30 башы сыер, кирәкле техника бар. Фермер бөртекле һәм мал азыгы культуралары да үстерә. Көтүлек белән 150 гектар мәйдан җире бар.
– Мин сыерлы өйдә үстем. Авыл тормышын, йорт-җирен сыерсыз күз алдына китерә алмыйм. Терлек асрау крестьянның канына сеңгән. Үз байлыгым. Сөтең дә, итең дә үзеңнеке, дип яшим. Бозауларың уйнаклап йөрсә дә күңел сөенә. Сыер бозаулау үзе бер куанычлы вакыйга: җаннан җан яралу бит ул, малың ишәю, – ди ул шатланып.
“Нурисламов” крестьян-фермер хуҗалыгында эш кайнап тора. Чәчү эшләре күптән тәмамланган, әлеге вакытта көзгә арыш чәчәргә җир әзерлиләр. Шулай ук мал азыгы хәзерләү өчен агрегатларны да төзекләндереп яталар.
Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән кешенең ел әйләнәсенә ялы юк. Яз көне төп көч басу эшләренә юнәлтелсә дә, малчылык тармагын үстерүчеләр фермадан да бушамыйлар. Ни өчен симменталь токымлы мал алдың, дигәнгә, Марсель болай дип җавап кайтарды: “Мин яңа гына фермер булып аяк баскан кеше. Сөт җитештерү беләнме, яки ит беләнме шөгыльләнергә төгәл генә уйламадым әле. Шуңа күрә симменталь токымын алдым. Бәлки, ит җитештерермен, бәлки, сөт дип уйлыйм. Ә бу токым маллар ике юнәлеш өчен дә отышлы. Әлегә мал башын арттыруда эшлибез”.

 

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: