Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 Май 2023, 09:20

Басуларга кукуруз чәчелә

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында язгы чәчү эшләре тулы куәтенә бара. Шулар рәтеннән “Колос” хуҗалыгында да. Аларның чәчеләсе мәйданның 60 процентында эш башкарылган инде. Арпа, борчак, берьеллык үләннәрне чәчү эшләре тулысынча тәмамланган. Кукуруз кебек соңгы культуралар гына калып килә.

Басуларга кукуруз чәчелә
Басуларга кукуруз чәчелә

Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен хуҗалыкта бар мөмкинлекләре дә бар. Техника, ягулык-майлау материаллары, ашлама, чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә. Иртә чәчелгән язгы культуралар да күз генә тимәсен матур булып тишелеп килә. Яхшылап эшкәрткәч һәм көннәр дә салкынрак торгач, корткыч бөҗәкләр зыян салыр, дип куркасы юк. Китерә калса, гербицид, инсектицидлары җитәрлек. Кыскасы, бар уңайлыклар да бар. Без барган көнне Әҗәк авылы янындагы басуларда шау-гөр килеп эш бара иде. Парк янындагы 100 гектар мәйданлы басуда МТЗ тракторында чәчү агрегаты таккан хуҗалыкның аксакалы, механизатор Мәснәви Сибәгатов катнашазык чәчү эшен башкара иде. Ә орлыкларның җир куенына тигез төшүен чәчүче Марсель Туктаголов контрольдә тота. Орлык чыгаруда водитель Әлфир Ризванов эшли. Янәшәдәге агач полосасы аша басуда да эшләр гөрләп тора. Биредә Рәфит Зиннуров МТЗ тракторында кукуруз чәчү белән мәшгуль иде. Шулай ук “Колос” хуҗалыгының “Борай” бүлекчәсендә дә басу эшләре гөрләп бара. Механизаторлар Рәфил Шаматов, Фәнзил Галиәхмәтов, Азат Заһиров, Ришат Хәтмуллин, Рәмзил Мөгыйнов басу эшләренең уртасында.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: