Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2023, 09:30

Эшләре ырамлы бара

Яз – авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен иң кызу мәл. Бәхеткә, көннәрнең җылы торуы чәчү эшләрен башкарырга булышлык итә. Бер атна инде Миңле авылындагы “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгында тракторлар гүләве тынмый.

Эшләре ырамлы бара
Эшләре ырамлы бара

Ерактан ук басудагы агрегатлар өстендә тузан өере күренә. Үсемлекчелектә эшләүчеләрнең барсы да бүгенге көндә чәчүдә мәшгуль. Чөнки бөртекле сабан культураларыннан югары уңыш алу өчен чәчү эшләре вакытында башкарылырга тиеш. Биредә туфракның дымлылыгы гына түгел, бөртеклеләрнең вегетация чоры, авыруларга һәм корткычларга чыдамлылыгы да исәпкә алынырга тиеш. Шуңа да “язның бер көне елны туйдыра” дигән тәҗрибәдән чыгып, авыл эшчәннәре кыска вакыт эчендә чәчүне башкарып чыгарга тырыша. Мин басуга килгәндә үк тырмалау, чәчү агрегатларының, орлык ташу машиналарының кызу темплар белән эшләвенә игътибар иттем. Әнә, басу буйлап ышанычлы адымнар белән баш агроном Әнәс Вәлиев килә. Иртәнге сәгатьтән бирле аягөсте, ди ул. Басуларны әйләнеп, чәчүнең тирәнлеген, тигезлеген, нормасын тикшерә.
– Биредәге хуҗалыкта барлык эшләр комплекслы алып барыла. Агымдагы елда чәчү кампаниясен иртәрәк башладык: дым каплату белән бөртекле культураларны чәчүгә төштек. Югары уңыш алу максатында бөртекле культураларны ашлама белән ашлап чәчәбез. Чәчүне өч көн эчендә төгәлләргә уйлыйбыз. Хуҗалык тиешле пестицидлар белән тәэмин ителде, – ди хуҗалык агрономы.
Тәҗрибәле механизаторлар Ирек Шаригин, Георгий Чануков, Рузид Гайфуллин культивация белән мәшгуль. Чәчү орлыгын ташу өчен Рәиф Ильясов һәм Зөфәр Бәлагытдинов җаваплы. Чәчү агрегатларының берсендә хуҗалыкның алдынгы механизаторы Радик Бәлагытдинов эшли. Икенчесендә – Рәзәви Мөгаллимов. Мул уңыш алу өчен уңдырышлы җир, сыйфатлы орлык, механизатор булуы гына җитми. Ә тракторлар таккан чәчкечләрдән орлыкның тигез буразналарга төшүендә эшләүче яки чәчүче егетләрнең дә роле зур. Рәмил Гәрәев һәм Ранис Гарифуллин бу эшне зур җаваплылык белән тырышып башкаралар.
Хуҗалык җитәкчесе Раил Арслановның булачак уңыш өчен күңеле тыныч.
– Безнең халык эшчән, тыңлаучан, үз вазыйфасына җаваплы карый. Әйткәнне шунда ук эшлиләр, кат-кат тикшереп йөрү кирәк түгел, – ди, хезмәтчәннәрне мактап.
Хуҗалыкның ветеран механизаторы Васыйх ага Вәлиев агымдагы ел уңышы өчен җан атып йөри. Ул амбар ихатасында бераз көйсезләнеп торган ватылган техникасын ремонтлау белән мәшгуль иде.
Җир куенына салынган орлыкларны кәтүкләп баруда Леонид Апаев хезмәтен сала. Хуҗалыкның алыштыргысыз ярдәмчесе, озак еллар техника һәм агрегатларның ватылуына юл куймый эшләүче эретеп ябыштыручы Рузолин Шәрипов та бу юлы механизаторлар янында үз эшен башкара иде.
Биредәге хуҗалыкта чәчү эшенең яртысы тәмамланган инде. Авыл эшчәннәре эшләрнең күп өлешен башкарган, калганы һава торышына бәйле. Көннәр яхшы торса, техника сынатмаса, тиз көннәрдә алар чәчүне төгәлләргә ниятли.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: