Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2023, 12:15

Яшьләр авылда кала

Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими. Авылда эш, акча булмау яшьләрне китәргә мәҗбүр итә.

Яшьләр авылда кала
Яшьләр авылда кала

Шул ук вакытта авылда да яшәп була дип фикер йөртүче яшьләрнең дә артуы күзәтелә. Шулар арасында Дүсмәт авылындагы “Фәхретдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында эшләүче Илвир да бар. Ул яшь кенә булуына кармастан, авылда калып, терлекче булып эшли. Егет бәләкәйдән үк әтисе Илнур янында кул арасына кереп үсә. Тәүдә шәхси хуҗалыкларында күпләп эре мөгезле терлек асрап, дөнья күрсәләр, аннары инде маллар ишләнеп, абзарга сыймый башлагач, крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, эшли башлыйлар. Фермер хуҗалыгында ул мөгезле эре терлек карау буенча тәҗрибә туплый. Киләчәктә хуҗалыкта башка төрле маллар һәм савым сыерлары үрчетергә уйлый. Кечкенәдән терлекләр карап үскәнгәме, Илвир терлекчелек тармагының бөтен нечкәлекләрен дә белә.
– Кеше эшли белмәгән эш юк. Иң мөһиме эшкә теләк булу кирәк. Шулай булганда гына бөтен эштә уңышлы булып чыга, – ди Илвир елмаеп.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: