Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2023, 12:10

“Колос”лылар иңли кырларны

Бүген барлык авыл һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында дә язгы чәчү бара. “Колос” хуҗалыгы механизаторлары да куәтле техника ярдәмендә чәчүне башладылар.

“Колос”лылар иңли кырларны
“Колос”лылар иңли кырларны

Агымдагы елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүнең гомуми мәйданы 37 мең гектар тәшкил итәчәк (2022 елга караганда ике мең гектарга күбрәк), рапс 500 гектарда, кукуруз 1200 гектарда чәчеләчәк. Узган ел кулланылмый калган 2500 гектар сөрүлек җире быел әйләнешкә кертеләчәк. 2023 ел уңышы өчен 5867 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Язгы кыр эшләренә 100дән артык берәмлек техника җәлеп ителгән. 2022 ел уңышыннан 6440 тонна орлык салынган. 1000 тонна элиталы сортлы орлык, 20 тонна кукуруз орлыгы сатып алынган. 1300 тонна минераль ашлама сатып алынган (план буенча 1440 тонна). Минераль ашламалар график буенча килә.
Бүген барлык авыл һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында дә язгы чәчү бара. “Колос” хуҗалыгы механизаторлары да куәтле техника ярдәмендә чәчүне башладылар. Моңарчы дым каплау, ашлама кертү эше белән мәшгуль хуҗалыкта бүгенге көндә бодай чәчү бара. Басуда ике дистә техника эшли.
Районда чәчү буенча беренчелекне алган Михаил Иглин менә басуда өченче сезонына аяк басты. Без барганда ул Гомәр авылы янындагы басуда куәтле техникада чәчү эшен башкара иде. Һәр эшнең үз кешесе дигәндәй, Михаил да чын җир кешесе. Ул техниканы “йөгәнләү” белән генә чикләнми, һәр ызанга орлыкның тигез төшүен дә контрольда тотып эшли.
– Эшнең бик кызу чагы. Эш мәйданы шактый зур. Җир тигез өлгереп килә, дым беткәнче, чәчеп өлгерергә кирәк. Кояшлы, җилле көннәр эшне тагын да ашыктыра, – дип сүзен кыска тотты механизатор.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: