Бар гомерен терлекче эшенә багышлаган Илгиз бар тырышлыгын куеп башкарган эшен калдырып китәргә ашыкмый әле. Менә берничә ел инде ул “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгында яраткан эшен җиренә җиткереп башкара.
– Гомерем буена фермада эшләргә насыйп булды. Бозаулар да карадым. Инде сыерлар бозаулатам, – ди ул.
– Сыерлар бозаулата торган җир – фермада иң авыр урын инде ул, – дип сүзгә кушыла хуҗалык җитәкчесе Рәмил Зарипов.
– Эшемне авыр дисәләр дә, үзем бик яратып эшлим, – ди Илгиз абый, аңа җавап итеп. – Минем өчен авыр түгел ул. Хезмәтемне яраткангадыр инде, җайлы эшлим. Эшкә барасым килеп барам. Һәр нәрсәгә җайлашасың.