Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 Май 2023, 12:15

Аның бәхете – басуларда

Илдус Шәйхелисламов нәтиҗәле эшнең нигезендә бөртекләп башкарылучы ныклы хезмәт булуын яхшы белә.

Аның бәхете –  басуларда
Аның бәхете – басуларда

Аның турында хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов: “Төн уртасында җир җитешкән, сөрергә кирәк дисәң, сикереп торып, кырга чыгып китәргә мөмкин”, – дип сөйләде. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый.
Илдус Шәйхлисламов Бадрак авылында туган. 11 класс белем алгач, Нефтекама нефть колледжында белем ала. Аннары инде Бурятиядә хәрби хезмәтен үтеп, Бадрак катнашазык заводында водитель булып хезмәт юлын башлый. Бәлки авылда туганга да, аның “кендеге җиргә берегеп” үсә. Мәктәптә укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Кече яшьтән үк иген кырларында өлкәннәргә булышырга тырышып йөрүләре эзсез калмый. Кайсы басуның нинди үзенчәлеккә ия булуын үзе кул арасына керә башлагач ук күңеленә сеңдерә.
Менә өченче ел инде “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор булып эшли. Егет, тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән, алар белән ярышып, яхшы күрсәткечләргә ирешә бара. Шулай итеп, җитәкчелекнең дә ышанычын аклый. Димәк, өлкән буынга тәҗрибәле алмаш була.
Шул көннән башлап, әлеге хуҗалык кырларында тракторына утырып, басу-кырлар сөрүдә, печән чабу, йөк ташуда хезмәт куя. Алны-ялны белми тырышып эшләве, техниканы карап, саклап тота белүе өчен, хуҗалык җитәкчесе аның эшен югары бәяли.
Халык телендә “Эш сөйгән – бәхетен табар” дигән әйтем бар. Тәҗрибәле механизатор Илдус Шәйхлисламов ак бәхетен кара басулардан тапкан. “Минем бәхетем – басуларда. Үз гомеремне кырлардан һәм техникадан башка күз алдына да китерә алмыйм”, – ди ул. Берничә ел шушы авыр, әмма мактаулы һәм игелекле хезмәткә багышлаган механизатор, нинди генә техникага утырса да, аны биш бармагы кебек белә. Эшендә искиткеч пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора ул.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: