Мәдәният йортына килгән кунаклар башта сарык итеннән әзерләнгән ризыклар, сарык йоныннан ясалган әйберләр күргәзмәсе белән танышты. Чарада районда хәләл продукция җитештерүче фермер Әхләф Зарипов үз хуҗалыгында сарыкчылык тармагын ничек башлап җибәрүе турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш зоотехнигы Ленар Баһауов сарыкны ничек асрау, токымнары, аның итенең файдасы турында бик күп мәгълүмат әйтеп китте. Килгән кунаклар бик нык кызыксынып, тыңладылар, артабан фикер алыштылар. Шулай ук чара уңаеннан оештырылган "Мин сарык асрыйм" дигән темага фотоконкурста һәм сарыкчылык темасына язылган шигырьләр бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.