

Белүебезчә, болар икесе дә күп еллар инде авылда фермер хуҗалыгы төзеп, түбәннән үз көчләре белән күтәрелгән кешеләр. Бүгенге көндә дә аларның эшләре ырамлы бара. Чираттагы чәчү кампаниясе эше белән танышу өчен без Ялдәк авылына юл алдык. Иң беренче булып “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгына кердек. Ферма янында, әлбәттә, безне авыл уңганы Әхләф Сәетзада улы ачык йөз белән каршы алды. Ул биредә көндәлек мәшәкатьләре, ягулык материаллары, техниканы басуга озатырга мәш килеп йөгереп йөри иде. Шул арада минем белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты.
– Бүгенге көндә басуда алты берәмлек техника эшли. Көн җылытканын көтәбез, һава торышы тотрыклы булу белән чәчүгә чыгабыз. Дым каплату, культивация эшләү, печәнлек җирләрен тырмату эшләрен башкарып куйдык. Чәчү материаллары артыгы белән әзердә тора, – дип берничә сүз алышкач, ул мине ферма ихатасында техника янында мәш килүче абзый янына алып барды.
– Менә бу абыең – Радис Фәтхиев була. Ул безнең хуҗалыкның уңган эшчеләренең берсе. Моңарчы безнең хуҗалыкта, аннан язмыш җилләре белән башка җирләрдә эшләргә туры килсә дә, быел янә безнең хуҗалыкта чәчү кампаниясендә катнашырга теләк белдерде. Мин шатмын аның безнең хуҗалыкка кире кайтуына, – дип күзен утарда йөрүче маллар янында ашарга салучы терлекчегә төбәде. – Әнә инде безнең малчылык тармагын алып баручы Илгиз Хәйруллинга тиңнәр юк. Ул үз эшен җиренә җиткереп башкаручы дисәм һич ялгышу булмас. Малчылык ул авыл хуҗалыгында бик авыр тармак булып санала. Анда ял һәм бәйрәм көннәре юк. Бигрәк тә сыерлар яшь үрчем китергән чорда. Терлекченең эш нәтиҗәсе дә менә нәкъ шул вакытта күренә дә инде. Илгиз малларны ашату, асларын чыгару белән генә чикләнми, ә аларны көнозыны күзәтү астында тота. Хуҗалыкта маллар саны күп, шуңа күрә мин үзем күзәтчелек итеп бетерә алмыйм. Һәр тармакта җаваплы кешем бар. Малчылыкта Илгиз Хәйруллин – алыштыргысыз хезмәткәр, – дип сүзен тәмамлап, алда торган мал абзарларына таба атлады.
Биредә дә эш гөрләп тора, абзар эчендәге чисталык та хуҗаның уңганлыгын исбатлап тора иде. Әйтүемчә, “Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгы төрле тармакны җитәкли, бу юлы инде юлыбыз ат караучы Дмитрий Скоблик янына барып тоташты. Ул да биредә берничә ел эшли икән. Аның төп эше – ат карау. Яңа туган колыннарны урнаштыру, ашату, асларын алу. Малчылык тармагында йөреп танышып чыккач, юлыбыз басуга барып тоташты. Менә инде чәчү мәйданнарын иңләп килүче куәтле трактор пәйда булды алдыбызда. Яшь механизатор Вильдан Шакиров хезмәт юлын биредә терлекче булып башласа да, тора бара механизатор таныклыгы алгач, техника белән эш итә башлый. Бүгенге көндә ул культвацияләүдә көч сала иде. Сармаш авылы янында печәнлек басуын иңләүче ДТ-75 тракторында Радик Гарипов янына да барып җиттек.
– Бу механизатор – минем хуҗалыкның асылы. Чөнки ДТ-75 тракторын ул гына “йөгәнли” белә. Яшьләр өчен аны йөртү авыррак. Радик – эшсөючән, уңган механизатор. Ул беркайчан да уфтанмый, зарланмый, – дип мактау сүзләрен җиткерде механизатор адресына хуҗалык җитәкчесе.
Әйе, хуҗалык зур, эш тынгысыз, күп көч кирәк, хуҗалык җитәкчесенең дә яше бара. Шулай булуына карамастан, “Мин әтисез үстем, җир эшенең эчендә кайнап, шушы җирдә көч салып, шуңа күрә минем өчен тирә-ягыбыздагы басуларның һәркайсысы алтынга тиң”, – дигән җавап булды фермер авызыннан.
Шушы сүзләрдән соң мин дә аңладым: аның өчен беренче урында бизнес та түгел, акча табу да түгел, ә җир кадерле икәнен.
“Зарипов” крестьян-фермер хуҗалыгының киләчәктәге планнары белән дә якыннан таныштырды Әхләф абый. “Агымдагы елда яңалык буларак хуҗалыкта беренче тапкыр сусыл азык хәзерләнәчәк. Малларның азык рационын төрләндереп торырга кирәклеген белә идек, әмма, ләкин сусыл азык өчен урыныбыз юк иде. Быел шуны тормышка ашырырга ниятлибез”, – дип планнары белән уртаклашты фермер.
Артабан шушы ук авылдагы икенче фермер Раил Ахунов хуҗалыгына юлландык. Раил Рәис улы озак еллар инде районда беренчеләрдән булып герефорд токымлы мал үрчетүче фермер буларак танылды. Без барган көнне дә ул маллары янында иде. Терлекчеләр – Динар Әхәтов һәм Фәнгать Гасакиров кыш буена малларны тәрбияләп, ашатып, исән-сау язгы чорга аяк бастырган. 50 баш сыерның барысы да сау-сәламәт яшь үрчем биргән. Инде җәйләүгә әзерлек эшләре бара. Ферма янындагы утарда сыерлар бозаулары белән бергә асрала. Малчылык тармагын алып бару өчен, әлбәттә, мал азыгы кирәк, димәк, җир эшкәртергә, чәчәргә, урырга. “Ахунов” крестьян-фермер хуҗалыгында 350 гектар мәйданда “Екатерина” сортлы бодай чәчелгән, 150 гектарда арыш уңышлы кышлаган. Биредә бодайның шушы сорты берничә ел чәчелә. Узган ел бигрәк тә уңышы мул булган. Гектарыннан 40 центнер ашлык алынган. Язгы басу эшләре вакытында эш ике сменада башкарыла. МТЗ-82 тракторында эшләүче механизаторлар Изах Русламханов һәм Фәрит Нуртдинов белән чәчү кампаниясен башкарып чыгалар.
– Чәчү эшләренең нинди тизлек белән башкарылуы чәчүчеләргә, аларның җитезлегенә бәйле. Ә өстә телгә алынган механизаторлар үз эшләрен яхшы беләләр, барысын да тиз һәм ипләп башкаралар. Шуңа күрә мин борчылмыйм, – дип сүзен тәмамлады хуҗалык башлыгы Раил Ахунов.