Яхшы уңыш алу өчен язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген һәр хуҗалыкта яхшы беләләр, билгеле. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да моны аңлап эш итеп, чәчүгә чыктылар. Үтәгән авылы янындагы 360 гектар мәйданлы басуда җитен чәчүгә төштеләр. Бу культураны алар икенче ел үстерә һәм мул уңыш та алдылар. Басуны иңләп килгән куәтле тракторга тагылган агрегатны Ранис Мостафин йөртә. Бер барганда 12 метрны иңли торган әлеге агрегат белән идарә итүе кыен түгел, дип сер бирмәде егет. Шунда ук хуҗалыкның идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов та килде. Беренче итеп җитен, аннары көннәр җылыта төшкәч бодай чәчәләр. Эш ике сменада бара. Кырчыларны кайнар аш белән тәэмин итү дә оештырылган.