Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 апрель 2023, 10:55

Терлекчелектә төп терәге – гаиләсе

Терлекчелек тармагы – игенчелек белән беррәттән, район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора.

Терлекчелектә төп терәге – гаиләсе
Терлекчелектә төп терәге – гаиләсе

Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы. Әлеге тармакта елның теләсә кайсы фасылында кызу эш өсте. Дүсмәт авылы янында моннан ярты ел элек үз эшен ачып, фермер хуҗалыгы төзеп, 30 баш симменталь токымлы башмаклар алып кайтып малчылык тармагын җәелдергән Айсылу Фәхретдинова янына барганда да уттай эш өсте иде. Тормыш иптәше Илнур ферма территориясен чистарту, уллары Илвир утардагы малларга ашарга салу, ә Айсылу бозаулар янында кайный иде. Симменталь токымлы малларны үрчетү юнәлеше белән эш башлаган фермерның бүгенге көндә 18 баш бозавы бар. Тагын 12 баш башмакның бозаулыйсы бар икән.
– Улыбыз Илвир – безнең олы таянычыбыз, ярдәмчебез. Ул хуҗалыкның алыштыргысыз эшчесе. Кирәк икән терлекче, вакытында механизатор да. Бөтен эшне аның белән башкарабыз. Без узган ел ахырында гына эшебезне башлап җибәргәч, җиребезне эшкәртә алмадык. Менә хәзер җир күтәрелү белән сөрергә чыгабыз. 250 гектар мәйданда җиребез бар. Шуның яртысына бодай чәчеп карарга дигән нияттәбез. Хуҗалыктагы авыр эшләр, әлбәттә, ир-егетләр өлешенә төшә. Алар бер эштән дә чирканып тормыйлар, – ди Айсылу.
Әйе, терлекчелек тармагы белән янәшә басучылыкны да алып бару бик авыр булса да, әмма ләкин бу ике тармак бер-берсе белән бәйләнгән икәнен фермерлар белеп, бергә башкаралар. Җирең булса, ашлыгың, печәнең була, малың да тук була. Менә шуңа күрә Фәхретдиновлар гаиләсе бердәм булып фермер хуҗалыгының эшчәнлеген уңай итеп алып баралар. Терлекчелектә ел әйләнәсенә эш туктап тормый. Язгы кыр эшләре, печән өсте, урып-җыю чоры – бер-бер артлы тезелеп эшче кулларны көтеп тора. Шундый мәшәкатьле тормышны яшәү рәвеше иткән, тормыштан тәм табып, эшнең кадерен белеп яши белүчеләр булганда басу-кырларыбыз буш калмас, фермалар мал-туар белән тулып торыр.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: