“Салават” хуҗалыгы механизаторлары да бүгенге көндә басуларны иңлиләр. Туфракта дымны саклап калуга булышлык итүче чараларның иң гади һәм нәтиҗәлесе, басу уңганнары билгеләвенчә, тырмату яисә культивация. Без килгәндә механизаторлар Радик Солтанов һәм Хәлим Шәехов Мулла авылы янындагы басуда нәкъ шушы эш белән мәшгуль иде. Күңелләре күтәренке аларның. Һава торышының яхшы булуы да кәефләренә тәэсир итми калмыйдыр. Берничә дистә ел буена биредә эшләүче механизаторлар техникада гына түгел, ә җир эшенең серләренә дә төшенеп беткәннәр.
– Быел язгы басу эшләре иртә башланды. Тиз көннәрдә җирне чәчүгә әзерләү эшен башкарып чыгарга дип уйлыйбыз, – ди тәҗрибәле механизаторлар.
Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Башкарган эшләрегез уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.