Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 апрель 2023, 11:05

Иң мөһиме дымны саклап калу

Районда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләрнең иң җаваплы чоры башланды.

Иң мөһиме дымны  саклап калу
Иң мөһиме дымны саклап калу

Барлык хуҗалыклар да вакытында дым каплату һәм җирне тукландырып калу белән шөгыльләнәләр. “Победа” крестьян-фермер хуҗалыгы да язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып чыкты. Бүгенге көндә анда тырмалау эшләре алып барыла. “Победа” хуҗалыгының ике меңгә якын чәчүлек җире бар. Быел арпа, бодай, кукуруза чәчәргә исәпләп торалар.
Берничә дистә елдан артык механизатор булып эшләүчеләр Антон Зәйруллин һәм Артем Шакирҗанов сүзләренә караганда, алар язгы эшләрен көтеп алганнар. Алар барлыгы 140 гектар җирдә дым каплату, 300 гектарда тырмалау эшләрен башкарып чыгып яталар.
– Кырлар сөрелгән, ашлама керттек. Дым каплату эше тәмам. Хәзер тырмату эше белән мәшгульбез. Быел яхшы уңыш алуга өметләнәбез. Техника яхшы эшли. Ул яктан проблемалар юк. Чәчүгә дә күп калмый. Һава торышы яхшы булса, барысына да өлгерәбез. Техника да, кешеләребез дә көнне-төнгә ялгап эшләргә әзер. Чәчүлекне елдагыча бик яхшылап эшкәртеп әзерлибез. Егетләр дә намуслы эшли, көн саен тиешле нормаларны башкара. Механизаторларның һәркайсы зур тәҗрибәгә ия. Мондый тырыш коллектив белән чәчү эшләрен кыска агротехник срокларда төгәлләрбез дип өметләнәбез, – ди хуҗалыкның үсемчелек бригадиры Флорит Аллаяров.
Әйткәндәй, моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына эленеп торса, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды. Башка хуҗалыкларда да кипшергән, җилләгән басуларга техника чыкты. Кояш дымны, ялмап алгандай, тиз арада юкка чыгара, шуңа бүген көне генә түгел, сәгате дә кадерле. “Язын чәчсәң, сазга чәч”, – дип, борынгылар белми әйтмәгән бит.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: