Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 апрель 2023, 10:55

Хезмәт уңышына сөенеп

Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләүче кассир Диния Сәләхова биредә алыштыргысыз хезмәткәр. Үзенең җаваплылыгы, төгәллеге һәм һәрвакыт тәртип яратуы белән һөнәренә тап килгән ул.

Хезмәт уңышына сөенеп
Хезмәт уңышына сөенеп

Бәләкәй Бадрак авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килгән кыз барлык авыл баласы сыман авыл тормышында кайнап үсә. Әти-әнисе аны итәгатьле, кешелекле, ярдәмчел һәм уңган итеп үстерәләр. Кыз балага хас барлык хуҗалык эшләренә дә ул бәләкәйдән өйрәнә. Чөнки әти-әнисе көн-төн колхоз эшеннән кайтып керә алмаганга, Диния иңенә йорт һәм хуҗалык эшләре төшә. Мәктәптә укыганда да ул үзен бар яклап та яхшы итеп күрсәтә. Белем учагын тәмамлаганнан соң Уфа шәһәренә юллана. Анда ул техник училищесына укырга керә.
– Үз теләгем белән бардым укырга. Шуңа укуы да миңа бик җиңел бирелде. Биредә бик күп дуслар таптым. Бүгенге көндә дә алар белән аралашып яшим. Шул студент елларын бик сагынам, – ди Диния апа елмаеп.
Укуын тәмамлаган белгеч хезмәт юлын электр лампа заводында монтажница булып башлап җибәрә. Кыз бала өчен биредә эшләве бик авыр булса да, Диния апа түзә, эшкә тиз төшенеп, җайланып китә. Биредә, әлбәттә, җитәкче аның эшеннән канәгать була. Бердә юкка әйтмиләр бит инде кешене эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр дип. Үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булган белгечләр зур хөрмәткә лаек. Диния Сәләхова да кайда гына эшләсә дә, аны тәҗрибәле белгеч буларак хөрмәт итәләр. Электр лампа заводында биш ел хезмәтен салгач, язмыш җиле аны туган авылына кире кайтара. Авылда эш урыннары юк, завод та юк. Кая барырга, нинди эшкә урнашырга, дип баш ватмый ул. Авылдагы кибеткә сатучы булып урнаша. Шуннан соң инде ул кассир һөнәрен үзләштереп, хезмәт юлын дәвам итә. Биредә дистә еллар буена хезмәтен сала. Аннары инде Ленин исемендәге хуҗалыкка эшкә урнаша. Биредә бүгенге көндә дә алыштыргысыз хезмәткәр булып эшли.
Көләч йөзле, миһербанлы Диния апа ике улына зур терәк. Карашка нечкә күңелле, тыйнак, назлы ханым батыр йөрәкле ана икәне аның улларының һөнәре исбатлап тора. Уллары Вадим белән Айдарны да ул кешелекле, эшсөяр итеп тәрбияләп үстергән, укыткан. Вадим нефтьче булып эшли, ә Айдар хәрби, ул бүгенге көндә Украинада махсус хәрби операциядә катнаша. Олы йөрәкле ана кеше уллары өчен җан атып, аларның сәламәтлеге өчен кайгырып гомер итә.
– Хаклы ялда булсам да, эшләп йөрүемә бик шатмын. Авылдашларым белән бергә ил табынын баетуда өлешемне кертә алуыма Ходаема рәхмәтлемен. Әлдә ярый хезмәттәшләрем бар. Алар минем өчен олы терәк. Язмыш булгач, төрле хәлләр була, шул авыр минутларымда бергә эшләгән кызлар миңа зур таяныч, – ди Диния апа.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: