Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель 2023, 10:10

Районда язгы кыр эшләре башланды

“Колос”, “Победа”, “Салават”, Ленин исемендәге, “Габдуллина”, “Гайфутдинова”, “Шакиров”, “Якупов”, “Гайсин” хуҗалыклары уҗымнарны тукландыруга, дым каплатуга, күпьеллык үләннәрне тырматуга тотынды. Һәр хуҗалык һава шартларына ярашып, кыр эшләрен вакытында башкарырга ниятли.

Районда язгы кыр эшләре башланды
Районда язгы кыр эшләре башланды

“Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да Иске Бикмәт авылы янындагы басуга чыкты.
Эшне хуҗалык базасы янындагы басудан башлаганнар. Биредә тракторчылар Данис Сәфәров, Радик Фәизов, Рәфит Тимерҗанов дым каплатуда эшли.
– “Туман” ашлама сиптерү агрегаты ярдәмендә җирләрне ашлыйбыз, – диде әлеге хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.
Ашлама сиптерүдә махсус сиптергечтә Рөстәм Зиннуров эшли. К-700 тракторы белән Илмир Гыйлемҗанов ашлама чыгара.
– Быелгы кыр эшләре иртәрәк башланды. Һава торышы әйбәт булып, чәчүне дә вакытында тәмамларга язсын, – ди алар. Механизаторлар, узган елгы кебек, быел да беренче көннән үк ике сменага бүленеп эшли.
Туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату көннән-көн арта.
Чәчүгә төшәр алдыннан “Якупов” крестьян-фермер хуҗалыгы туфракны эшкәртүнең никадәр әһәмиятле булуын хуҗалык җитәкчесе Ринаф Якупов яхшы белә. Дүсмәт авылындагы басуларда дым каплату тулы куәтенә бара.
Победалылар да бу эшкә бердәм тотындылар. Антон Зәйруллин һәм Артем Шакирҗанов Кузбай авылы янындагы көздән сөрелгән басуларда дым каплатуда эшлиләр.
Әйе, районның кайсы гына хуҗалыгына барма, авыл кешесе өчен иң җаваплы чор – елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.
– Районда кыр эшләрен башкару өчен барлык шартлар да тудырылган. Техника төзек, ягулык белән тулысынча тәэмин ителгән, ашлама, чәчүлек орлыклары җитәрлек. Болар барысы да язгы чәчү эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы башкаруга мөмкинлек бирәчәк. Шытымнар кышны әйбәт чыккан, алардан мул уңыш алу өчен тукландыру, корткычлар белән көрәш кебек агротехник чараларны вакытында башкарырга кирәк, – ди авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: