Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель 2023, 10:10

Игенчеләр дым каплатуга кереште

Район хуҗалыкларында кыр эшләренең тәүге этабы – дым каплату бара. “Колос” хуҗалыгының Борай һәм Әҗәк бүлекләрендәге басулар трактор тавышына күмелде.

Игенчеләр дым каплатуга кереште
Игенчеләр дым каплатуга кереште

Борайдагы мал комплексы каршындагы 50 гектар мәйданлы басуда Т-150 тракторында Әлфир Нигамәтҗанов дым каплый. Эш барышы белән танышу өчен механизатор янына юл алдык. Без аның янына барганда авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Хәлил Минһаҗев та анда иде.
– Хәзер көзге культураларны, күпьеллык үләннәрне, туңга сөрелгән җирләрне тиз арада тырматырга кирәк. Шулай ук уҗымнарга ашлама кертү мөһимлеген дә онытмаска кирәк. Иртә язда дөрес итеп тукландыру – барлык хуҗалыкларның да төп бурычы ул. Уңыш алырга телибез икән, бу эшне, шулай ук дым каплатуны санаулы көннәрдә башкарып чыгарга кирәк, – диде авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы.
Яз иртә килүе белән аграрийларны басуга чыгарды. Әлегә кайбер хуҗалыклар, шул исәптән колослылар да, сабан культураларын тырмалау эшенә кереште. Моннан тыш бүгенге көндә эшчәннәр күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау белән мәшгуль. Тугай авылы янындагы 50 гектар мәйданлы басуында МТЗ-82 тракторында хуҗалыкның алдынгы механизаторы Рәфит Зиннуров (рәсемдә) күпьеллык үләннәрне тырматуда эшли. Мамады янындагы басуда да трактор гөрелтесе әллә каян ишетелеп тора. Биредә механизатор Фидәрис Таҗетдинов та күпьеллык үләннәрне тырмату эшен башкара.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас: