Авыл хуҗалыгы
12 апрель 2023, 05:05

Басуларда трактор гөрелтесе

Йомакай авылындагы “Габдуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторларының күңелләре көр. “Яз тәэсир итә”, – дип елмаеша алар.

Басуларда трактор гөрелтесеБасуларда трактор гөрелтесе
Басуларда трактор гөрелтесе

Куәтле техниканы иярләп басуларга чыгар көннәр якынайган саен ир-егетләрнең күңелләре ашкына-җилкенә башлавы табигый, башкача була да алмыйдыр ул. Өстәвенә, хуҗалык язгы кыр эшләренә яхшы әзерлек белән килә.
– Барлык техникабыз кыр эшләренә әзер, иртәгәдән басуларга ашлама сиптерергә чыгабыз. Әлеге вакытта Т-150 тракторында Наил Габдуллин дым каплату өчен тырмага төште. Аннары инде дым бар чакта чәчүгә дә тотынабыз. Язгы чәчүне һава шартларыннан файдаланып, тиз арада башкарып калырга иде, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесенең улы Булат.
Әйе, белүебезчә, биредә әниле-уллы ике фермер хуҗалык берләшеп эшлиләр. Шуңа күрә күпчелек эшнең авырлыгы Илүсә апаның уллары Наил белән Булатка төшә.
Билгеле, көйле эшләү өчен тәҗрибәле һәм уңган механизаторлар булу кирәк. Ә биредә алар барысы да ышанычлы, сыналган.
– Илдус Хәмидуллин, Олег Мөхәмәтҗанов, абыйлы-энеле Наил һәм Булат Габдуллиннар – язгы чәчүдә генә түгел, терлек азыгы әзерләүдә һәм урып-җыюда да тырышып эшлиләр. Комбайннарын сүндереп, көзен туңга сөрергә чыгып китәләр. Алар өйләренә кар яугач кына кайталар. Беренче тырмага кереп киткән көннән башлап чәчү беткәнче эшлиләр, – ди механизаторлар турында хуҗалык җитәкчесе Илүсә Габдуллина.
Әйбәт уңыш алуның төп шартларыннан берсе – басуларны ашлау. Шушы көннәрдә “Туман” агрегаты белән көзге культураларга ашлама кертә башлыйлар. Ашламаны быел да җитәрлек туплаганнар. Чәчүлек орлыкка килгәндә, алар җитәрлек күләмдә әзерләнгән һәм келәтләрдә саклана. Орлыкны яңарту өчен элиталы сортлар да алганнар.
“Орлыкның төрлесе бар. Чәчкечләрне нормага туры килердәй итеп көйләп куябыз, эш барышында әледән-әле тикшерәбез, чөнки билгеләнгән мәй-даннарга тиешле норманы кертергә кирәк. Артык куе да, сирәк итеп тә чәчәргә ярамый”, – дип чәчүнең бик җаваплы эш булуы турында аңлата Булат Габдуллин.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас