Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2023, 07:15

Районда язгы кыр эшләре башланды.

Хуҗалыклар уҗымнарны тукландыруга, дым каплатуга,  күпьеллык үләннәрне тырматуга тотынды. “Гайфутдинова” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары да Иске Бикмәт авылы янындагы басуга чыкты.

Районда язгы кыр эшләре башланды.Районда язгы кыр эшләре башланды.
Районда язгы кыр эшләре башланды.

Эшне хуҗалык базасы янындагы басудан башлаганнар. Биредә тракторчы Данис Сәфәров дым каплатада.

– “Туман”  сиптерү агрегаты ярдәмендә бер гектарга 150 килограмм исәбеннән  ашлама кертәбез. Көннәр матур торса, 1-2 көндә эшне тәмамларга исәплибез,  – диде әлеге хуҗалык идарәчесе Рөстәм Шаһиәхмәтов.

Ашлама сиптерүдә махсус сиптергечтә Рөстәм Зиннуров эшли. К-700 тракторы белән Илмир Гыйлемҗанов ашлама чыгара.

–Быелгы кыр эшләре иртәрәк башланды. Һава тормышы әйбәт булып, чәчүне дә вакытында тәмамларга язсын, – ди алар.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас