

Туган авылында төпләнеп кала ул. Миңле авылына килеп кереп, бераз баргач, киң, зур ихатага игътибар итәсең. Матур йорт, койма – барысы да хуҗаларының уңганлыгын, җитеш тормышта яшәгәнлеген күрсәтеп тора.
Әлеге йортта уңган гаилә Зинира һәм Фидәнис Шәйхуллиннар яши. Алар заманында Киров исемендәге колхозда эшлиләр. Бер үк вакытта үз хуҗалыкларында мөгезле эре терлек тә тоттылар. Уңганлыклары белән авылдашларын шаккаттырып, елдан-ел терлек санын арттыра барып, мөгезле эре терлекләр санын ике дистәгә җиткереп яталар.
Алар терлекчелек авыл кешесе өчен төп табыш чыганагы икәнлеген яхшы аңлыйлар. Нинди генә чор булмасын, бу тармак шулай кала бирә. Малы барның – ашы бар, дип юкка гына әйтмәгән халык. Фидәнис авылдашлары өчен дә бик игелекле. Чөнки бакча сөрү, печән чабу, кышын авыл урамнарын кардан чистарту кебек эшләр башкара. Мал күпләп асрагач, үзенең техникасын һәм тагылма агрегатларын да булдырган. Алай гына да түгел, бер минут та тик торырга яратмаган гаилә башлыгы фермер хуҗалыкларга ярдәм итә, “Арсланов” крестьян-фермер хуҗалыгының олы таяныч һәм терәге.
– Кайчан гына дәшмә, Фидәнис абый бервакытта да кире какмый. Чәчү вакытында да, мал азыгы хәзерләүдә дә, урып-җыю эшендә дә үзенең тракторы белән ярдәмгә килә, – ди Раил Арсланов.