Авыл хуҗалыгы
5 апрель 2023, 06:05

Балык үрчетү – отышлы шөгыль

Балыкчылык – балык тоту, балыклар үрчетү белән шөгыльләнүче тармак. Безнең районда да балыкчылык тармагын үстерүче шәхси эшкуарлар бар.

Балык үрчетү – отышлы   шөгыльБалык үрчетү – отышлы   шөгыль
Балык үрчетү – отышлы шөгыль

Борай кызы Русалина Шакирова Ваныш авылы янындагы буада балык үрчетү белән шөгыльләнә. 2020 елда “Балык үрчетү хуҗалыгын булдыру һәм үстерү” дәүләт программасында катнашып, грант ота. Шул акчага ул карп, ак амур, толстолобик кебек балыклар һәм махсус суыткычлы машина сатып алып, махсус буасына җибәрә. Аның эше акрынга үсеш ала, районда аларның балыкларына сатып алучылар тарафыннан сорау көннән-көн арта. Балыкларны ашатуга килгәндә аңа әтисе Руслан ярдәмләшә. Ә әнисе биредә үстерелгән балыклар белән район үзәге базарында сату итә. Ни өчен балык үрчетүгә өстенлек бирдегез һәм ничегрәк аларны үрчеттегез дигән сорауга Шакировлар болай дип җавапладылар:
– Балыкның файдасы күп. Балык – дөньяда иң файдалы азык продуктларының берсе булып тора. Аның ите аксым һәм D витамины кебек мөһим туклыклы матдәләргә бай, шуңа күрә бу тармакта тукталдык. Район халкын яңа, сыйфатлы балык белән тәэмин итәсебез килә. Буада балыклар өчен иркенлек, алар табигый ризык белән туклана, өстәмә тукландыру да балыкларның үсүен тизләтә. Кармакка ике-өч килограммлы карплар һәм акбалыклар эләгә.
Бизнесның бу төре буадан балык тотып сату гына түгел инде. Балык үрчетүдән табыш алганчы җиде кат тир түгәргә кирәклеген үз күзләребез белән күреп кайттык. Безнең районда тәүгеләрдән булып балык үрчетү белән шөгыльләнә башлаучыларга бу өлкәдә уңышлар телисе генә кала.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас