Авыл хуҗалыгы
5 апрель 2023, 06:05

Амбарларда язга әзерлек

Аграрийлар алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, апрель урталары – ахырларында басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә, язгы кыр эшләре башлаячак. Бүген аларның һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.

Амбарларда язга әзерлекАмбарларда язга әзерлек
Амбарларда язга әзерлек

Язгы кыр эшләре якынлашкан саен машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әзерлек эшләре көннән-көн арта. Бу көннәрне Ленин исемендәге хуҗалыкның Бадрак ындыр табагында да эш кайнап тора иде. Биредә ашлык келәтләренең ишекләре ачык, амбар эшчеләре Фидәрит Әхмәтҗанов һәм Алмаз Тимиряев чәчүлек орлыкларын агулау өчен икенче келәткә төяп, күчерү эшләре белән мәшгуль иде. Келәт мөдире Гөлнара Сабирова да язгы чәчүгә әзерлек эшләре, орлыкларның торышы белән таныштырып китте.
– Быел яз иртәләде. Шуңа күрә язгы чәчүгә әзерлекне тизләттек. Орлыкларны агулап, чәчүгә әзерлибез. Механизаторлар да техника һәм агрегатларын әзерлек сызыгына куйдылар. Амбар эшчеләре һәр ашлык бөртеге өчен янып эшлиләр. Быел да һава шартлары уңайлы булып, күпләп уңыш алырбыз дигән өметтәбез. Киләчәк уңышка нигез салу, чәчүне югары дәрәҗәдә әзерлек белән каршылау өчен, язгы кыр эшләренә чаклы калган вакыттан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланып калырга ниятлибез, – ди Гөлнара.
Язгы чәчү кампаниясенә Ленин исемендәге хуҗалык әзер.
– Әзерләнәбез инде. Техниканы, агрегатларны, тырма, культиваторларны, чәчкечләрне җыйныйбыз. Чәчеләсе мәйданнар көздән үк эшкәртелеп куелды, инде хәзер җир җитешү белән чәчеләсе мәйданнарны тырматып, орлыкларны җир куенына саласы бар. Чәчү мәйданнары быел 3000 гектарга тулыр дип торам. Үлән җирләрен тырмалап, анда да ашлама кертергә кирәк. Авыл хуҗалыгында зур эшләр башлана. Чыгасың, эшлисең инде, кирәк бит. Ходай саулыктан аермасын дип телибез. Башкасына тырышабыз, – диде хуҗалык директоры Илдар Исхаков.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас